Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай басымны тибетлылардан соң уйгырларга юнәлдерә


Кытай рәсмиләре Олимпия уеннары вакытында чит ил журналистларын һәм уенчыларын урлау ниятендә гаeпләнгән ике террорчы төркем табылуын белдерде.


Иминлек министры сүзчесе Ву Һепинг төркемнең Кытайның төньяк-көнбатышындагы Синҗән (ХinJiang) уйгыр автоном төбәгендә урнашуын хәбәр итте.

Синҗән ягъни көнчыгыш Төркистан төбәгендә тагын 45 кеше террорчылыкта гаeләнеп кулга алынган иде. Кеше хокуклары активистлары исә гаeпләүне кире кага. Алар Кытайның бу соңгы эшчәнлеген, 20 миллионлап мөселман төрки халык яшәгән төбәктә басымны арттырy чарасы буларак атый.

Кытай август аенда булачак Олимпия уеннарында террор һөҗүме оештыруны планлаштыруда гаепләнгән 2 террорчы төркемнең табылуын белдерде. Иминлек министрлыгы сүзчесе Ву, шулай ук Синҗән төбәгенең башкаласы Урумчидә барган операция вакытында, 10 килограм шартлаткыч маддә һәм дини язмалар табылуын белдерде. Кытай, дини бер төркемнең әгъзасе булуда гаeпләгән кешеләрнең хөкемгә тартылуын белдерде. Уйгырлар тарафыннан Шәрки Төркистан дип аталган Синҗән төбәгендә Кытай хакимияте соңгы 3 айда 40лап кешене төрле гаeпләүдән кулга алды.

Төркистанлы кеше хокуклары активистлары исә, Кытайның террорчы һөҗүм гаeпләве белән төбәктәге басымын арттырырга тырышуын белдереп, гаeпләүләрне инкяр итә.

Кытай нефть ихтияҗының күпчелек өлешен шушы Шарки Төркистан төбәгеннән тәэмин итә. Җир асты байлыкларына мул Төркистанда якынча 20 миллион халык яши. Күпчелекне тәшкил иткән уйгырлар да казак һәм үзбәкләр кебек төрки мөселман халык. Ләкин икътисади үсеш арткан саен, Кытай уйгыр җирләренә үз хан кытай халкын китереп урнаштыра. Ягъни Тибеттә барган халык санын тегезләү сәясәте Шәрки Төркистанда да бара. Көнчыгыш Төркистан ике тапкыр 1930-1940 елларда бәйсезлеген игълан итте, ләкин соныннаң 1949 елда бәйсезлеген югалтып Кытай хакимияте астына керде.

Уйгырлар да Тибетләр кебек ук, бәйсезлеген югалтканнан соң еллар буе Кытай кулы астында яшәргә мәҗбур калды. Дини басымнар әле дәвам итә. Көннән көн үз мәдәниятләрен үз ватанларын кытайлаштыру сәясәте аркасында югалту куркынычы янаган уйгырлар, бәйсезлеккә омтыла.

Ләкин уйгырлар Пекиннең террорчылык белән көрәш исеме белән күп кенә тапкыр Синҗән төбәгендәге уйгырларны бастырырга тырышуда гаeпли.

Швециядәге бөтендөнья уйгыр корылтае сүзчесе Дилшат Рәшит, Пекин уйгырлага басымны арттыру өчен, Кытайның Олимпия уеннарын куллануын әйтә:

“Кытай Олимпия уеннарында иминлекне арттырам дип уйгырларга каршы басымны тагын да арттыра башлады. Шулай ук, уйгырларны контроль астында тотар өчен Олимпия уеннары бер сәбәп итеп күрсәтелә”

Сөргендәге уйгыр активистларыннан Рабига ханым Кадир, ул шул ук вакытта уйгырларның Далай Ламасы дип тә атала, Тибет кебек ук Төркистанда да соңгы арада хакимиятнең басымнарны арттыруын әйтә:

“Кытай хакимияте, Тибеттә тыныч кына башланган протест чараларыннан курыкты һәм аны бастырырга тырыша. Соныннаң Кытай Шәрки Төркистанда да гадәттән тыш хәл игълан итеп, төбәктәге хәлләрне бик якыннан күзәтә башлады.”

Рабига ханым шулай ук хакимиятнең каты контроле астында күп кенә мәктәп һәм югары уку йортларында күзәтелеп торуын белдерде. Ләкин шуңа да карамастан, уйгырларны бәйсезлеккә өндәгән брошюрләрнең урамнарда таратылуын белдерә. Төрле илләрдә яшәгән уйгыр активистлары да, Кытайдагы кеше хокуклары хәлләрен начараюына борчылу белдерә.

Дошманымның дошманы минем дустым шигаре белән Лондон, Париж һәм Сан-Францискода барган олимпия утын илтү чарасыннан файдаланып Кытай хакимиятенә протест белдергән Тибетле протестчыларгә көч биреп, бу чараларда уйгырлар да әүзем катнаша икән.




XS
SM
MD
LG