Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Фашист лагерьлары тоткыннары тарих дәресләрен бирә


Илһамия Халиуллина

Илһамия Халиуллина

30нче еллар балаларына фашистлар да, үз ил хакимияләтләре дә кайгы-хәсрәт алып килә. Бала чакларын тоткында үктәргән кешеләр язмышлары турында сөйли.

11 апрельдә, фашистлар лагерьлары тоткыннарының азат ителүе көне билгеләп үтелә. 1945елның 11 апрельендә Бухенвальдтагы тоткыннар күтәрелеп сакчыларны коралсызландыра һәм иреккә чыга. Шуннан соң, төрле фашист лагерьларында утырып чыккан башка кешеләр дә, бу көнне күрешеп-сөйләшә, үткәннәрне искә ала башлаган.

Казанда, Хезмәт, мәшгүллек һәм социаль яклау Министрлыгында балалык чорын лагерьларда үткәргән ветераннар очрашуы үтте. Лагерьдән чыккач та, сугыштан соңгы елларда рәхәт, nыныч тормыш күрмән. Сугыш еллары, лагерьда булулары, аннан соңгы езәрлекләү турында алар соңгы дистә елда гына ачыктан-ачык сөйли башлады. Аңарчы советлар иленең сәяси золымыннан куркып, лагерьда булуларын яшереп яши.
Фаҗигале язмышлы бу кешеләр, бүгенге көндә, ничек яши?
Илһамия Абдразак кызы Халиуллина, әле яңа гына “Непокоренные”, ягъни “Баш имәгәннәр” дигән медаль алган, икенче көнне бәйрәм чарасына килгән. Аның кебек бала чагын лагерьларда үткәргән кешеләр кадер-хөрмәтне соңгы дистә елда гына күрә башлады. Хәзерге игътибар Илһамия апага бераз гына гаҗәп тоела, алай да, дәүләтнең безне дә искә алуы күңелле, ди ул.
Аның эти-әниләре 1939 елда Татарстанның Спас районнан Корел-Фин Совет Социалистик республикасына күчеп китә, Илһамия ханымның әтисе Абдразак эфәнде дә, Икенче Дөнья сугышына шуннан китә. 4 балалы һәм 5нчегә авырлы булган хатын да шунда ук фин лагерына эләгә. Ул Илһамия апаның әнисе була.
“Сугыш июньдә башланды, август аенда без лагерьдә идек инде. Менә шуннан башланды инде безнең нуҗа кууыбыз. Лагерьдагы тормыштан гел кышкы вакытлар истә калган. Әни авырлы килеш тә, миннән кечкенә энемне кулына алган, ә мин аның итәгенә ябышкан, кар күп иде, сукмагы тар, мин гел егылам , юл буына автоматлар тоткан солдатлар тора, этләр йөри яныбызда, без каядыр барабыз.
Лагерьда балаларны бик эшләтмәделәр, әниләр эшләде, иртән алып китәләр иде, кая алып киткәнен дә белмәдек, без балалар белмәгән инде аны. Ачлык булса да, авыр булса да, безнең күңелебез уенда иде инде. Без зур баракларда яши идек, аның уртасында тимер пич бар иде. Без балалар, чүплекләрдән, каяндыр бәрәнге кабыкларын табып, шушы пичкә куеп, кыздырып ашый идек, шундый тормыш эләкте безгә ” – дип искә алды ул.
Лагерьдан соң да, балалар исән кала, барысы бергә иреккә чыга, әмма сугышка кадәр яшәгән йортларына кайта алмый, бер нәрсәсез, СССР ягына чыгарыла. Лагерьдан соң да, ачлыктан интектек, рәхәт күрмәдек, ди Илһамия апа.
“1946 елда, сугыштан кайткан әтиебез безне эзләп тапты һәм урыс авылыннан Казанга алып кайтты” – ди ул. Ләкин моннан соң да, бу гаиләгә бәхетле, тыныч тормыш эләкми. Аларның 4 ел фашистлар лагерында үткәрүен советлар хакимиятләре озак еллар буына оныттырмыйлар.
"Алып кайты да, безнең яңадан бер нәрсә юк бит инде, бер ай урамда яшәдек. Әтине эшкэ алмадылар. Ул беренче көннән ахырына кадәр сугышта булса да, гаиләсе лагерьдә утырганга, аны эшкә алмадылар. Әти бик аптырады инде. Аны гаепләделәр, аның гаебеме булдымы инде? Алар ирләрне сугышка алырга өлгерделәр, ә без, балалар, корсаклы хатыннар, картлар бер кемгә дә кирәк булмадык.
Әти ничектер, бер кеше ярдәме белән эшкә урнашты. Апам, абыем эшкә урнаша иде, ул вакытта шундый цензура көчле бит инде, тикшерә торган булганнар, аларның лагерьдә булулары турындагы кагазь килеп төшкәч үк, аларны эштән чыгара иделәр. Бу 53 елга кадәр барды. Менә шундый авырлыклар күрдек без.
Илһамия апа да, аның туганнары да, гомер буы лагерьда утыруын яшереп килгән. 1992 елда гына, лагерьда булган дигән документ алып, ниндидер ташламалардан файдалана башлаган. Әниебез, аңа кадәр, серен саклап үлеп китте инде, ди ул. Зур авырлыклар күргән Илһамия апа, зарланырга яратмый, булганына шөкер дип әйтә. “Хөкүмәтләр бераз белә башлады, пенсияне өстәде бераз, аллага шөкер, яшәп торабыз” – ди ул.
Илһамия апа Хиллиуллина кебек, җәзалау һәм эш лагерьларында сабый чакларын бик күп бала үктәргән. Алар хәзер чал чәчле әбиләр, бабайлар инде, сугыш ветераннары белән бергә, алар мәктәпләргә йөри, балаларга фашистлар вәхшилеге турында сөйли.

Якынча шул ук чорларда, НКВД лагерларында утырган кешеләрнең балаларын исә, яшь буынга тарих дәресләрен бирегә бик чакырмыйлар. Алар турында сәяси золым корбаннары көнендә генә искә төшерәләр. Алар да, гомер буы, советлар лагерьларында булган, атылган, юк ителгән нәселләргә бәйләнеше булуларын яшереп килгән. Алар да, кызыксынучылар булса, Совет чоры лагерьларындагы михнәтләр турында сөйли алыр иде.

XS
SM
MD
LG