Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан 11 полиция хезмәткәрен үтерде


Әфган полициясе белдерүенчә, Кандаһар виләятендә Талибан сугышчылары бүген иртән полиция тикшерү капкасына һөҗүм итеп 11 полиция хезмәткәрен үтергән.

Виләятнең полиция башлыгы урынбасары Аманулла Хан әйтүенчә, беренчел тикшерү полиция хезмәткәрләренең берсенең Талибан белән бәйләнештә булуын күрсәткән. Аның әйтүенчә, үзара атышу булмаган, сугышчылар полиция янына үтеп кереп аларга ут ачкан.

Бу хәбәрне тәфсиллерәк мәгълүмат бирми генә эчке эшләр министрлыгы да раслады.

Үзен Талибан сүзчесе дип таныткан Йосыф Әхмәди һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибанга алды.

Бүген НАТОның Әфганстандагы Халыкара Иминлек Ярдаме Көчләре кичә көньякта шартлаудан 2 НАТО хәрбиенең һәлак булуын, икесенең яралануын хәбәр итте. Шатрлауның кайда, ничек булганлыгы әйтелми.
XS
SM
MD
LG