Accessibility links

Кайнар хәбәр

Далай Лама вазыйфасыннан китү белән яный


Тибетнең Һиндстанга сыенган рухи җитәкчесе Далай Лама тагын бер мәртәбә, әгәр Тибеттә көч куллану контрольдән чыкса, вазыйфасыннан китү белән янады.

Ул шулай ук Тибетне Кытайдан аерырга тырышуы турындагы гаепләүләрне кире какты һәм Кытайдан Тибеттәге агрессиясен туктатуны таләп итте.

Далай Лама боларны Сиэтлда үтүче бер конференция читендә журналистларга әйтте.

Кытай хөкүмәте аны узган айда Тибет башкаласы Лһасада дистәләрчә кешенең үлеменә китергән чуалышларны һәм Тибетнең башка өлешләрендәге күтәрелешләрне оештыруда гаепли.
XS
SM
MD
LG