Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Мәгълүмат чаралары алып барган кампаниянең тәэсире булды. “Горпечать” киосклар челтәре, рәсми татар газеталарын үз киштәләрәнә кайтарырга булды.

“Ватаным Татарстан” газетасы, үзенең шимбә санында, басманың сатуга кире кайтарылуы турында хәбәр итте.
Белгәнегезчә, Казанда матбугатны таратучы иң зур челтәрләрнең берсе, “Горпечать” челтәре, республикада чыгучы 10лап басма белән хезмәттәшлекне туктаткан иде. “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Казанские ведомости” һәм тагын берничә басма сатудан алынды.
Бу хәл атна-ун көн дә дәвам итмәде, якларның килешүгә ирешүе турында мәгълүм булды. Сатудан төшеп калган басмалар исемлегеннән, һич югында республиканың төп рәсми газетасы киоскларга кире кайта, дип әйтеп була. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов бу хәлне болай аңлатты:
“Безнең республика газеталары сатудан алынгач, матбугат вәкилләре, укучылар моңа каршы чыкты. Шунлыктан, “Горпечать” оешмасы эшмәкәрләре үз хаталарын аңлады булса кирәк, алар безгә үзләре килде һәм хезмәттәшлекне дәвам иттерергә, дигән тәкъдим ясады. Без аны шатланып кабул иттек һәм безне аңлаганнары өчен аларга да рәхмәт белдерәбез. Безнең газетаның сатуга 250 данәсе чыга иде, һәр киоскка икешәр данә җибәрелде. Без бү күләмне сакларга тырышачакбыз.
Безне юксынучылар күп булды, беренче көннәрдә бигрәктә, сезне хазер кайдан алып була, дип борчылдылар. Бәлесезме, кеше бер шалтыратыр, икенче тапкыр шалтыратыр, әмма соңыннан тынычланып, кызыксынмый башларга мөмкин иде. Аллага шөкер, бу хәл төзәтелде, безнең укучыларыбыз кимеми, дип ышанырга нигез бар.”
Бу һәм тагын берничә газетаның сатуга кайтарылуын “Горпечать” оешмасында да расладылар. Сатудан алынганнан соң, бу ширкәт, шушы матбугатка булган ихтияҗны күреп алган һәм басмаларны кайбер киоскларга кире кайтарырга булган. Ягъни бу “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” һәм башка газеталар челтәрнең һәр 120 киоскта түгел, ә бәлкем яртысында, кеше күп йөри торган, бу газета белән кызыксынучылар булган җирләрдә генә сатылачак.
Хезмәттәшлек туктатылган 10лап газета-журналлардан, кимендә яртысы киштәләргә киредән кайтарылачак, дип хәбәр итте “Горпечать” вәкилләре.
Газеталар элек тә сатыла торган булган, әмма сатуга чыгарылган тиражның зур өлеше таралмый торган булган. “Горпечать” бу басмалар белән хезмәттәшлекне шул сәбәпле өзгән дә иде инде. “Тираҗның 30% гына сатыла, алардан кергән табыш калган 70% таратуга тотылган чыгымнарны капламый”, - дип әйткән иде челтәр вәкилләре. Бу хакта ширкәт җитәкчеләренең берсе “Азатлык” дулкынында да әйтте. Хәзер ширкәт кайда нинди сорау булганга карап, басмаларны ихтияҗ булган урыннарга, кирәкле күләмдә генә чыгарырга уйлый.
Рәсми матбугатның сатудан алынуы турында, республика газеталары да, телевидениесе дә хәбәрләр биреп барды.
Бу хәлләр, Казанда татар газеталарына ихтияҗ барлыгын һәм җәмәгатьчелек фикеренең ниндидер тәэсире барлыгын күрсәтте, дип әйтеп була.

XS
SM
MD
LG