Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”нең Казан компоненты


Дүшәмбе көнозын мәгълүмат чаралары “Бердәм Русия” корылтаенда 2020 елга Русиянең төрле яклап үсеше турында сүз барачак, дип сөйләде. Татарстан сәясәтчеләре исә, бу чараның төп максаты башкадан гыйбарәт, ди. Алар фикеренчә, Медведевнең инаугурация вакыты җиткәнче, Путин илдә иң көчле фирканең лидеры булып калырга тели.

Ни өчен? Чөнки сайлаудан соң Медведев алай-болай Путин сүзеннән чыгып, дилбегәне үз ягына тарта башласа, Думада күпчелекне тәшкил иткән фирка лидеры буларак, Путин аңа карата ышанычсызлыгын, ягъни инпичмент белдерә ала. Шуңа күрә бу җыелышның төп мәгънәсе дә, Путинның көче, дәрәҗәсен арттыру.
Билгеле булганча, корылтайда 2000нән артык вәкил катнаша. Аларның 600е фирка вәкилләре, калганнары чакырылган кунаклар. Бу чарада Русиянең һәр төбәк җитәкчесе дә катнаша. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев тә, Карловы Варыдагы ялын бүлеп, бу корылтайда катнаша.
“Бердәм Русиянең” Татарстан бүлегендә белдергәнчә, әлеге чарага Татарстаннан 30 вәкил киткән. Корылтайның төп өлеше кичке биштә башланганга кадәр бирегә җыелганнар, төрле юнәлешләргә бүленеп 8 юнәлештә эш алып барды. Татарстанлылар аларның 3сен кызык дип тапты һәм шуларда катнашырга булды, ди “Бердәм Русия”нең татарстан бүлеге башкарма комитеты рәисе урынбасары Гомәр Гарифов.
“Беренче чиратта без “Инновация нәрсә ул?” дигән бүлектә катнашырга булдык. Биредә эшне Татарстан Дәүләт Шурасының икътисад комитеты рәисе Марат Галиев алып бара. Моннан тыш “Икътисад – лидерлык технологиясе” дигән өлештә Казан дары заводы җитәкчесе Хәлил Гыйниятов эшли, мәдәнияткә караган бүлектә Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин катнаша”,- ди Гомәр Гарифов.
Бу фирканең эчке бүленешендә дә кайбер проблемалар бар. Соңы арада күп кенә җыелышларда әйтелгәнчә, “Бердәм русия” либерал, социал-консерватив, ватанпәрвәр клубларга бүленергә мөмкин. Татарстан сәясәтчеләре фикеренчә, фиркадәге либераллар саны 15-20% тәшкил итә, калганар исә, алар фикеренчә, куәт көчләренә таянган консерватив һәм ватанпарвәр клубларга керәчәк. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикеренчә, мондый бүленештән соң фирка әгъзаларының күбесе унитар карашларда торачак һәм Татарстан өчен бу начар була. Әмма “Newsru.com”га биргән әңгәмәсендә “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчесе Борис Грызлов бу җыелышта бернинди дә үзгәрешләр булмаячак, дип белдергән.
Кайбер сәясәт белгечләрен “Бердәм Русия”нең төзелеше , аның Татарстан сәясәтенә тәсире турындагы сораулар борчыса, икенчеләрне, бу фиркадә милли мәсьәләләрнең куелышы кызыксындыра. Еш кына милли сәясәтчеләрдән шундый фикер ишетергә була – янәсе “Бердәм Русиянең” Татарстаннан сайланган депутатлары бу чараларда эш күрсәтү өчен генә катнаша, чынлыкта берни эшләми, милли компонент турында сүз чыкканда да берсе дә бу канунга карата каршылык белдереп чыкмаган. Милли сәясәтче Фәндәс Сафиуллин бу җыелышта да милли мәсьәләнең кузгалтылмавына ышана.
“Хәзерге милли сәясәт могаен көчәеп кенә китәр. Русияне бер динле, бер телле дәүләт итү, республимкаларны губернага әйләндерү, әкеренләп милләтләрне руслаштырып бетерү шул юнәлеш көчәер дип шикләнәм. Бездән барган вәкилләр татарны яклап, урыс булмаган милләтләрне бетерүгә юнәлтелгән сәясәтне тәнкыйтьләүче чыгыш булыр дип өметләнә алмыйм. Хуплау булыр, без аны бер кичердек инде. Элек ниндә булса бер юнәлешне хуплый идек. Хәзер аерым бер кешене хуплау булыр, кул чабулар булыр”, - ди Фәндәс Сафиуллин.
Шулай итеп 15 апрельдә “Бердәм Русия”нең 9нчы корылтае дәвам итәчәк. Әлеге фирканең Татарстан бүлегендә зур җыелышның нәтиҗәләрен берничә атнадан соң төбәк җыелышында тикшерергә уйлыйлар.
XS
SM
MD
LG