Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:47

Сербия Косовода җирле сайлаулар үткәрмәкче


Сербия БМОның каршы булуына карамастан Косовода сайлау алды әзерлекләрен башлыячак.

Хөкүмәтнең мәгълүмат басмасында Сербиянең 11 майда вакытыннан алда парламент сайлау белән бергә Косовоның 16 җирле идарәсенә, шул исәптән башкала Приштина идарәсенә дә сайлаулар үткәрергә җыенуы хәбәр ителә.

Моңарчы БМО Косоводагы сербларга Сербиянең парламент һәм президент сайлауларында катнашу мөмкинлеге тудырып килә иде.

Әмма Косоводагы БМО вәкилләре Сербия Косовода җирле сайлаулар үткәрә алмый, чөнки алар февраль аенда Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косоводагы БМО мандатына каршы киләчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG