Accessibility links

Путин Бердәм Русия рәисе булырмы?


Бердәм Русия Владимир Путинга рәис булырга тәкъдим итте. Путин сишәмбе корылтайда чыгыш ясый.


Дүшәмбедә Мәскәүдә Бердәм Русия фиркәсенең ике көнлек корытлае ачылды. Бу җыенда Русиянең алдагы елларга үсеш юллары тикшереләчәк. Моннан тыш, Владимир Путин президентлыктан киткәннән соң, Русиядә идарә системы нинди төсмер алыр дигән сорауга ачыклык кертелер дип көтелә.

Яңа сайланган президент Дмитрий Медведев 7 май көнне вазыйфасына керешкәннән соң, хәзерге президент Владимир Путинга премьер-министр урынын тәкъдим итер дип көтелә. Путин моңа ризалыгын бирәчәген алдан әйтеп куйды.

Русиянең яңа идарәсе нинди булыр, ике башлы хакимият ничек эшләр, кем кемгә буйсыныр, ил белән кем идарә итер, премьермы, президентмы – бу сораулар менә инде берничә ай Русиядә күпләргә тыңгылык бирми.

Русиядә премьер вәкәләтләре президентныкыннан азрак. Премьерны президент тәкъдим итә. Өстәвенә президент сайлана, премьер – билгеләнә. Путин бу тәртип үзгәрмиячәк дип ышандырса да, күпләр аның гадәти премьер булачагына ышанмый.

Бердәм Русия фиркасе Путинны инде күптән үз сафларына өнди. Дүшәмбедә корылтай башланыр алдыннан, партиянең хәзерге җитәкчесе Борис Грызлов Путинга яңа тәкъдим ясады:

"Моңа кадәр булган чакырулар – Путинга да, Медведевка да - әгъзалык тәкъдимнәре иде. – диде Грызлов. - Хәзер без Путинга җитәкче урынын – партиянең рәисе булырга тәкъдим итәбез."

Ризалыгын биргән очракта, Путин парламентта күпчелекне алып торган, хакимиттәге партиянең җитәкчесе була дигән сүз. Бу аңа, өстәмә вәкәләт бирә ала. Һәм дә партия хөкүмәте системына таба беренче адым булырга мөмкин.

Сайлауда җиңеп чыккан партиянең хөкүмәт төзүе күп илләрдә гадәти күренеш. Шушы сәяси системны Русиядә дә тәкъдим итүчеләр бар. Мисал өчен, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев шул фикердә тора. Путин үзе, партияләр әле өлгермәгән, моңа иртәрәк дип килде.

Путин Бердәм Русия рәисе булырга ризалыгын биргән очракта, бу шундук Русиянең партия хөкүмәте системына күчүне аңлатмый. Күп кенә министрлар әлегә партия әгъзалары түгел.

Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, бу гамәл Русиядә совет чорына кайтуны хәтерләтәчәк. Чөнки бар хакимият бердән-бер фиркә, хакимияттәге Бердәм Русия кулында булачак.

Путин фикерен үзгәртерме, ул партия рәисе булырга ризалыгын бирерме – бу сорауга җавап сишәмбедә көтелә. Путинның чыгышы корылтайның икенче көненә билгеләнгән.


XS
SM
MD
LG