Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

“Салават Юлаев” җиңүе 450 еллыкка багышланды



“Салават Юлаев” исемендәге хоккей төркеме Русия беренчелегендә җиңде. Соңгы уен 11 апрель Уфада узды. Анда “Салават Юлаев”лылар Ярославльнең “Локомотив”ын 4:1 исәбенә җиңде. Әлеге уеннар Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган иде. Шуңа күрә җиңү өчен акча мулдан акты. Рәсми булмаган чыганаклар финалга чыккач кына да 750 миллион доллар акча бүленүен хәбәр итә. Башкортстан хоккейчылары төркемендә татар-башкорт фамилияле бер генә спортчы уйный, калганнар бар да читтән зур акчага ялланган спортчылар. Алар арасында чех Милан Гниличка да бар.

“Салават Юлаев” җанатарлары бу җиңүне ике көн буе бәйрәм итте.

XS
SM
MD
LG