Accessibility links

Прокуратура уку йортына милләткә карап кабул итүгә каршы



Башкортстан прокуратурасы республика хөкүмәтенең бер карарына дәгъва белдерде. Ул 2003 елда чыккан югары һәм урта һөнәри уку йортларына максатлы кабул итү турындагы карар. Анда сүз уку йортларында башкорт милләте вәкилләренә урын бүлү турында бара. Аңа караганда, Башкорт дәүләт аграр һәм медицина университетларыннан башка уку йортларында башкортлар 10% тан да ким булмаска тиеш. Ә Башкорт дәүләт аграр университеты һәм медицина университетларында 75% һәм 50% булырга тиеш. Прокуратура милләткә карап кабул итүгә дәгъва белдерде. Хөкүмәт бу карарны үзгәртергә ышандырды.
XS
SM
MD
LG