Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай үлем җәзасын иң күп кулланучы ил санала


Халыкара хокук яклау оешмасы Амнести Интернешнл үлем җәзасы турындагы еллык хисабында былтыр Кытай үлем җәзасын иң күп кулланган ил булды дип белдерә. Кытайда кимендә 470 кеше үлем белән җәзаланган.

Хисапта Кытай хакимиятләре яшергән чын мәгълүматларга караганда үтерелгәннәр саны меңнәр белән исәпләнергә мөмкин диелә.

Хисапта былтыр дөньяда мәглүм булган үлем җәзасы очраклырының 88 проценты 5 илгә – Кытай, Иран, Сөгуд Гарәбстаны, Пакстан һәм Кушма Штатларга туры килә диелә.

Иран былтыр алдагы елгыдан 2 мәртәбә диярлек күбрәк – 370 кешене үлем белән җәзалаган.
Кушма Штатлар 42 үлем җәзасы белән 5-нче урында.
XS
SM
MD
LG