Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Гыйракта шартлаулар 50-дән артык кешене үтерде


Гыйракның башкала Багдад янындагы Бакуба шәһәрендә бомбалы машина шартлап кимендә 40 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады.

Үлүчеләр саны артыр дип көтелә. Полиция әйтүенчә, бомба мәхкамә һәм Диялә виләяте идарәсе биналары янында шартлаган.

Диялә виләяте соңгы айларда АКШ һәм Гыйрак көчләре белән гыйсъянчылар арасында иң күп бәрелешләр булган урын.

Гыйрак рәсмиләре әйтүенчә, бүген Рамади шәһәрендә булган шартлаудан кимендә 13 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG