Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:06

2008 елгы бүләккә Нигерия, Мадагаскар, Һиндстан, АКШ һәм Мексикадан барлыгы 8 иҗтимагый оешма лаек булган. Алар арасында Русиядән һәм Европадан бердән-бер Казан хокук яклау үзәге дә бар.


Джон һәм Кэтрин Макартурлар вакыфы фәнне, цивиль җәмгыятне үстерү, тормыш шартларын яхшырту өчен аерым кешеләргә һәм оешмаларга грантлар да бирә. Әлеге грантны Казандагы хокук яклау үзәге менә 5 елга якын даими рәвештә алып килә.
Игорь Шолохов
“Шушы биш ел эчендә игътибарга лаек нәтиҗәләребез дә җитәрлек. Алар: дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту, милиция хезмәткәрләренең кешеләрне газаплауларын ачу, хәрби хезмәттәге башбаштаклыкны күрсәтү, гаебе булмыйча төрмәгә утыртканнарны аклатып аларга рухый зыян өчен түләтү һәм башкалар”,- ди үзәкнең шура рәисе Игорь Шолохов.
Үзәк башкарган эшләр арасында Русиядә зур шау-шу тудырганнары да бар. Хокук яклау үзәге тырышлыгы белән Азнакай районының 2 милиция хезмәткәре бер ирне кыйнап үтергән өчен 9 һәм 3 елга төрмәгә ябыла. Шулай ук Чистай шәһәрендә туып-үскән Раил Бикмөхәммәтовны Көньяк Сахалинда хезмәт иткәндә үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткән солдатларны таптырып берсен 4, икенчесен 3 елга ирегеннән мәхрүм иттерү өчен дә хокук яклау үзәге хезмәткәрләренә аз эшләргә туры килми. Саный китсәң, үзәк 33 рәсмине җинаять җаваплылыгына тарттырган, канун бозылган 74 карарны кире кактырган, 3 миллион 133 мең сумлык килгән зыянны түләткән, төрле дәүләт оешмаларында эшләүче 29 кешене эшеннән алдырткан. “Менә шушы эшләребезнең нәтиҗәсенә күрә 2008 елгы бүләкне безгә биргәннәр, мөгаен”,- диде тыйнак кына итеп Игорь Шолохов.
Билгеле булганча, Русиядә кеше хокуклары сакланмый диярлек. Үзәк даими рәвештә дәүләт оешмаларында эшләүче хакимият вәкилләренә кеше хокукларының ни икәнлеге турында аңлатулар үткәрә.
“Кеше хокуклары турында аңлату чаралары үткәрәбез. Экче эшләр министрлыгы, мәхкәмә утырышчылары, мәгариф оешмаларында эшләүчеләргә кеше хокуклары Европа концепциясенең ни икәнлеген аңлатабыз. Иң гаҗәпләндергәне шул, алар барсы да кеше хокукларының нәрсә икәнен белми һәм бу хактагы уйлары халыкара хокук кысаларына туры килми”,- ди Игорь Шолохов.
Бу үзәк эшли башлаганнан бирле 620 мөрәҗәгать теркәлгән. Ә килүчеләрнең саны берничә тапкыр артык икән. Үтенечләрне тыңлап тикшергәч, беренче чиратта хокуклары ник бозылганнар белән эш башлана.

Хәрби хезмәттәге Калмыков үзәккә яклау эзләп килгән

“Безгә ышанганга күрә ачык күңел белән монда киләләр. Нинди дә булса ярдәм аласына өметләнгәнгә. Ә менә халык кемгә күбрәк ышаныч белдерә: хокук саклаучыларгамы, әллә без- хокук яклаучыларгамы ансын гади халыкның үзеннән сорарга кирәк”,- ди Игорь Шолохов.
Билгеле булганча, Русиядә җинаять бозучыларның барсы да җаваплылыкка тартылып бетми. Түрә-кара ришвәт биреп, я өстән шалтыратып котылып кала. Бу хокук яклау үзәгенә өстән кисәтеп шалтыратулар булганмы соң?
“Юк, андый шалтыратуларның булганы юк. Бездән өстә бернәрсә дә юк бит. Кызганычка каршы, Ходай безгә шалтыратмый әле. Ә бүтән биеклек юк”,- ди Игорь Шолохов.
Казан хокук яклау үзәге 2001 елда эшли башлый. Аның үрнәгендә мондый үзәкләр Чуашстан, Хакасия, Тува, Байкал аръягында да ачыла.

XS
SM
MD
LG