Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:16

Татарстанда татар теленә ихтибарны матди яктан хуплау турында эш ничә еллар буе сүздән артмаган бер мәлдә, Мәскәүдә туган телен белүчеләргә хезмәт хакын 15% арттырып түлиләр.


Апрель ае Мәскәүдә фестивальләр ае. Әле генә «Туган як» моңнары фестивале узып китте. Аннан алда гына Мәскәүнең барлык милли оешма һәвәскәр аристлары фестивале узган иде. Хәзер инде ике елга бер мәртәбә Габдулла Тукайның туган көнендә уздырыла торган, аның исемен йөрткән, «Энҗе бөртекләре» фестивале юл алды. Фестивальнең Гала концерты 25 апрельдә Мәскәүнең Музыка йортында узарга тиеш. Аңар кадәр җюри әгъзаләре белән фестиваль комитеты Мәскәүнең татар этномәдәни юнәлешендә укыту, тәрбия эшләре алып баручы мәктәп һәм балалар бакчасындагы талантларны барлау белән мәшгуль.

Мәскәүдә татар этномәдәнияте юнәлешендә эшләүче 3 балалар бакчасы һәм ике мәктәп бар. Җюри әгъзаләре 1186 мәктәптә, һәм өченче ел инде татар балаларын тәрбия иткән 2497 нче санлы, шулай ук 318нче балалар бакчасында да яшь талантларның уңышларын билгеләде.

Әйтеп үтелгән балалар бакчалары да, мәктәп тә «татар этномәдәнияте юнәлешендә эшләүчеләр» дигән таныкламага ия. Ә менә ул «этномәдәният» дигән таныклама әйтеп үтелгән бакча-мәктәпләргә нәрсә бирә соң, аның матди ягында берәр үзгәреш бармы? Безне шул сораулар да кызыксындырды. Бу хакта 318 санлы балалар бакчасы мөдире Сания Исмагилова:

«Әлбәтә үзгәрешләр бар. Безгә хөкүмәт тарафыннан бирелә торган хезмәт хаклары да 15 % артык түләнә. Ә инде хезмәт хакыннан башка булган акчалата премияләрне дә мин аларга арттырып түлим, - диде.
Димәк, Татарстанда ничә еллар буе татар теленә ихтибарны матди яктан хуплау турында эш сүздән артмаган бер мәлдә, Мәскәүдә булып Мәскәүдә туган телен белүчеләргә хезмәт хакын 15% арттырып түлиләр икән. Сания Исмагилова балалар бакчасында 28 ел эшли. Ул җитәкләгән балалар бакчасы 11 ел инде эшләрен татар этномәднияте юнәлешендә алып бара. Аның хакында Татарстанда да беләләр. Узган елны ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин кулыннан Татарстанның атказанган укытучы дигән исемне дә алу бәхетенә ирешкән кеше. Моннан башка ул мәгәриф отличнигы да , аның башка мактаулы исемнәре дә бар. Шуларның кайсысы сезнең өчен иң кадерлесе дип сорадык без Сания Исмагиловадан.
« Әлбәтә Татарстанның атказанган укытучысы дигән исем. Димәк, минем татар халкына булган хезмәтемне бәяләделәр, дигән сүз»”,- диде ул.

318нче балалар бакчасы Мәскәүнең үзәгендә түгел, читтәрәк урнашкан. Әлбәттә биредә 50 % татар балалары булса, калганнары башка милләттән. Без Сания Исмагиловадан, шулай да әти-әниләр балаларын сезгә башка бакчаларга урын булмагангамы, әллә татар телен өйрәтер өчен китерәләрме, дип сорадык.
«Якында яшәүче башка милләт кешеләре дә китерә балаларын. Биредә татар бакчасы дип тормыйлар. Ә инде кайберәүләр татар телле бакча булганы өчен генә дә Мәскәүнең әллә кайсы очларыннан балаларын бирегә китерәләр»,- диде Сания ханым.
Шулай итеп Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» фестивале эшен башлады. Әле тагын 959 мәктәп талантларын караганнан соң, 20 апрельдә Мәдәни үзәктә фестивальнең Гала концертында катнашучыларны билгеләү очрашуы булачак. «Энҗе бөртекләре» фестивале 1998 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль комитетыннан башка, Фестивалне оештыручылар Милли мәдәни мөхтәрият кенә түгел, Мәскәү хөкүмәтенең милли оешмалар белән бәйләнеш бүлеге дә. Лауреатлар өчен бүләкләрнең дә иң яхшылары әзерләнә, диделәр фестиваль комитетында.
Шулай итеп, фестиваль барышында татар этномәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәп, балалар бакчаларында чынлап та татар җырына, татар шигъриятенә игътибар булганлыгын күреп бер сөенсәк, татар этномәдәнияте юнәлешендә эшләгәннәре өчен генә дә хөкүмәт тарафыннан эш хакларының 15 %артык түләнүләрен белеп, тагын бер сөендек.

XS
SM
MD
LG