Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Татарстан сәясәтчеләре Путин “Бердәм Русия”не җитәклиячәк дип алдан әйтеп килсәләр дә, сишәмбе көнозын аларның игътибары бу фирканең корылтаена юнәлгән иде.


Фаразлар чынга ашты. Путин “Бердәм Русия” җитәкчесе булды. Әлеге вакыйгага карата федераль каналлардан сишәмбе көн дәвамында төрле сәясәтчеләр фикере тәкъдим ителде. Алар арасында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә булды. “Вести” каналына биргән әңгәмәсендә ул бу хәлләргә карата мондый фикер белдерде:
“Хәзер Владимир Путин Думада күпчелекне тәшкил иткән фирка лидеры да, премьер-министр да була. Киләчәктә моның уңай нәтиҗәләре күренер, дип уйлыйм. Чөнки Путин җитәкчелегендәге хөкүмәт канун чыгарачак, аннан соң шул ук Путин җитәкчелегендә “Бердәм Русия” фиркасе Думада бу канунны кабул итәчәк. Димәк идарә итүнең билгеле бер системасы барлыкка киләчәк”, - ди Миңтимер Шәймиев.
Үз чыгышында Владимир Путин “Бердәм Русия”не көчле фирка диде, әмма аныңча, биредә демократияне көчәйтергә, бу фиркане халыкка ачыграк итергә һәм аны бюрократлардан “чистартырга” кирәк. Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев исә, “Бердәм Русия” әгъзасы булудан баш тартты.
Илнең иң көчле фиркасендә булган бу гамәлләргә Татарстан сәясәтчеләре нинди мөнәсәбәт белдерә.“Азатлык”ка бу турыда сәясәт белгече Рафыйк Мөхәммәтшин болай диде:
Рафыйк Мөхәммәтшин
“Гомуми демократик принципларны җәмгыяткә кертү күзлегеннән караганда, әлбәттә, дәүләт җитәкчесе теге яки бу фирка башында торырга тиеш. Чөнки фирка оештыруның төп максаты – хакимияткә килү. Ә бүгенге көндә фиркаләр бар, ләкин аларның хакимияткә килүе ул тәмамланган процесс түгел. Бу яссылыктан чыгып карасаң, Путинның бу фиркане җитәкләвендә әллә ни яңалык күрмим. Әмма шул ук вакытта, хәзер хөкүмәт башында торган Путин фирка җитәкли, ә Президент Медведевнең кул астында бернинди дә фика булмавы сәяси киеренкелеккә китереп чыгарырга мөмкин”, - ди Рафыйк Мөхәммәтшин.
Сәясәт белгече Наил Мөхәррәмов исә бу мәсьәләгә мөнәсәбәт белдергәндә, “Бердәм Русия”гә Путинның килүе әлеге фирканең абруен арттырачак ди.


“Бу күптәннә көтелгә вакыйга иде, чөнки бу хакта мәгълүмат чаралары инде берничә атна элек яза башлады. Әлбәттә, бу адым фирканең дәрәҗәсен көчәйтә. Хөкүмәтнең үзенең сәяси йөзе булачак хәзер. Минемчә, хөкүмәттә сәяси бертөрлелек булырга тиеш. Бүгенге корылтайда минем өчен кайбер көтелмәгән хәлләр дә булды. Әйтик, Грызловның чыгышында тәнкыйть тә яңгырады. Мәсәлән, ул түрәләр турында образлы әйтте. Заманча җитештерү өлкәсендә 3 миллион кеше эшли, ә түрәләрнең саны миллионга барып җитә. Димәк ике белгечкә, бер түрә туры килә.
Наил Мөхәррәмов
Шуңа күрә фирка һәм аның җитәкчесе Путин алдында катлаулы проблемалар туа. Ул да булса, түрәләр өстеннән нинди дә булса бер күзәтү булырга тиеш. Шуңа күрә Путин үзе бүген, сәяси система яңарырга тора диде”.

Күп кенә белгечләр Русия сәясәтендәге бу хәлләрне Путинның, я булмаса “Бердәм Русия”нең җиңүе дип атаса, үткен телле журналист, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов моны Путин белән Медведев арасындагы чираттагы гадәти көрәш дип бәяли. “Азатлык”ка бу турыда ул болай диде:
“Хәзер Путин үзенең сәяси фиркасен булдырырга уйлый. “Бердәм Русия” хәзер бераз гына үзгәртелгән элекке КПСС кебек булачак. Путин шул рәвешле, киләчәктә Медведевка каршы тора алырдай көчләр туплый. Шуңа күрә моны мин, алар арасындагы чираттагы көрәш дип аңлыйм. Бүгенге көндә бу фиркадә ыгы-зыгы күп. Грызловның башта Путинны фиркагә чакырып, Медведевне чакырмавы, аннан соң икесен дә чакыруы – бу фиркадә “ботка” дигән сүз”, - дип белдерде сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.
Шулай итеп, Русиядә берничә ай барган сәяси торгынлык бу вакыйгалардан соң бераз кузгалды. Русия бер мизгелдә яңа премьер-министрлы һәм яңадан төзеләчәк сәяси фиркале булды. Әмма белгечләр фикеренчә, сәясәттәге яңалыклар моның белән генә тәмамланмаячак. 7 май Медведевнең инаугурация вакыты узганнан соң бу өлкәдә тагын күп кенә үзгәрешләр булырга мөмкин, ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG