Accessibility links

Русия бер партия чорына кайтамы?


Путинны тыңлаучылар арасында Татарстан президенты да бар
Путинны тыңлаучылар арасында Татарстан президенты да бар

Путин Бердәм Русия рәисе булырга ризалык бирде. Президентлыктан киткәч тә, ул сәяси сәхнәдә калачак. Партия куәтен тагы да арттыра. Русия бер партия чорына кайтамы?


Бердәм Русия фиркасенең рәисе булырга ризалыгын биреп, Путин Кремльдән киткәннән соң үзенә сәяси сәхнәдә урын алып кына калмады, ә илнең яңа сәяси системына өлге салды, дияргә була.

Моңа кадәр Путин президентлыктан киткәч, премьер-министр булырга ризалык биргән иде.

Белгечләр фикеренчә, аның партияне җитәкләү карары тагы да әһәмиятлерәк, бу аңа, Русиядә теләгән кадәре идарә итергә мөмкинлек бирә. Чөнки, Бердәм Русия хакимияттәге партия генә түгел, ә илнең сәяси, икътисади һәм бюрократик куәтен үз эченә алган берләшмә булып тора.

"Хәзер ул Бердәм Русияне җитәкли. Димәк, Дәүләт думасын, Федерация шурасын, җирле парламентларны контроль итә. Ә алар губернаторларны раслый. Ягъни, аның куәте бермә-бер арта" – ди Олга Крыштановская, Фәннәр академиясендә элитаны өйрәнү үзәге башлыгы.

Белгечләр фикеренчә, Русиядә, совет чорын хәтерләткән бер партияле систем барлыкка килә. Төп хакимият президент, премьер, я спикер түгел, ә "генераль секретарь" кулында булачак.

Әлбәттә, бу систем базар шартларын искә алып, бераз яңартылып корыла. Берничә партия, берничә намзәтле сайлаулар демократия төсмере бирә. Әммә төп хакимият үзәк партия кулында кала.

Медведев бүгенге чыгышында, президент буларак, әлегә партиягә кермиячәген белдерде. Бердәм Русия башлыгы буларак Путин Кремльдә утырган президентны контроль итә алачакмы?

"Күз алдына китерегез, президент Медведев партиясез, я гади әгъза, я җитәкчелек әзгасы. Ләкин партиянең җитәкчесе бит Путин. Ягъни, бу президентны гына түгел, ә гомумән, президентлыкны зәгыйфьләтә" ди Лилия Швецова, Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече.

2001 елда төзелгән Бердәм Русия Путинга терәк булып хезмәт итте. Путин президентлыктан киткәч, партиянең йогынтысы кимер дигән фаразлар әйтелгән иде. Бүгенге вакыйга, киресенчә, партиягә "икенче сулыш" бирде, дияргә була.

"Партия үзгәртелергә, сайлаучылар өчен ачыграк булырга тиеш. Ул үз мәнфәгатен генә уйлаган очраклы кешеләрдән арынырга тиеш" диде партиянең яңа рәисе Владимир Путин.

Белгечләр фикеренчә, бу вазыйфа Путинга, премьер булгач та, үзен президенттан ким булмаган, "сайланган" җитәкче итеп хис итергә мөмкинлек бирәчәк.
XS
SM
MD
LG