Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызган таба"да - Нурбәк Батуллин


“Кызган таба”- Азатлык радиосының яшьләр тапшыруында кызыклы хәбәрләр, актуаль әңгәмә, яшьләр тормышы, сәясәт, күңел ачу. Махсус кунак - биюче Нурбәк Батуллин.


“Кызган таба”да кыска хәбәрләр
Татарстанда “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесенең беренче туры бара. Әлеге конкурста җиңүче Казан дәүләт университетына уңай шартларда керәчәк дип әйтә оештыручылар.

* * *

“Yzebez” яңа буын хәрәкәте апрель азагында Казынның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үткәрергә җыена. Шул ук акциядә катнашачак “ITTIFAQ” төркеме 24 апрельдә башкаланың “Корстон” күңел ачу үзәгендә үтәчәк чираттагы “Yzәk party” тамашасына әзерләнә.

* * *

Яшь җырчы Альбина Әхмәтованың тәүге дискы чыкты. Яшьләр аны Альбина буларак белә.

* * *

Казанда татар дискотекалары гөрли. Атна саен пәнҗишәмбе үтә торган “Күңел” дискәтүгенең 10 апрельдә үткәнендә Рузалия әби җырларына яшьләрнең биегәнен “1 канал” төшереп китте. Аңа кадәр “Күңел” дискәтүгенә яшь җырчылардан тыш Сәнифә Рангулова, Гайфула Афзалов кебек татар эстрадасының ретро җырчылары килгәнен ишеткән идек инде.

* * *

8 апрельдә билгеле биюче Нурбәк Батуллин “ТНТ” телеканалы үткәргән “Танцы без правил” проектының Казанда үткән кастингында катнашып җиңүчеләр рәтенә эләкте. Бу хакта тулырак язманың актуаль әңгәмә бүлегендә Нурбәк Батуллин белән сөйләшербез.


Актуаль әңгәмә: Нурбәк Батуллин Мәскәүдә биерме?
Нурбәк Батуллин. Соңгы вакытта тормышыма ниндидер бер этәргеч, камчы җитми дип уйлап йөри идем. Шулай радио тыңлап утырганда “Танцы без правил” конкурысының Казанда кастингы узасын ишеттем. 7 апрель радиодан кирәкле телефонны язып алдым, шалтыраттым. 8- е көндезге 12 гә килегез диделәр. Монда 60 лап кеше җыелган иде.
Билгеле яшь биюче - Нурбәк үзенең бию осталыгын күрсәтә
Рөстәм Исхакый.
Гомүмән бу проект популярмы яшьләр арасында?

Нурбәк Батуллин. Биючеләр арасында популяр икән.
Конкурсның “Танцы без правил” дигәне, аңлавымча, биюенең барлык төрләрен кушып үзеңне күрсәтергә ярый. Димәк, беренче турда 60 кеше булды, Екатеринбурдан 3 егет бар иде, Уфадан 2-кәү, Туймазыдан бер кыз килгән, Чебоксардан…болар мин аралашып өлгергән катнашучылар. Татар егетләренең күп булуы күзгә чалынды. Финалга үткән 5 кешенең 4-се татар иде.
Беренче турда алдан әзерләнмичә билгесез көйгә бию булды. Сәхнәгә 8 кеше чыга, 2 минут бииләр. Жюри туктата:“ Син! Син! Син! Кара майкалы егет, кызыл кепкалы кыз сез залга утырыгыз, калганнарыгыз кайтып китсәгез дә ярый”- дигән кебегрәк сүзләр әйтәләр. Шулай 60 кешедән 30 кеше калды.
Икенче турда үзең әзерләп килгән чыгышны күрсәтәсең. Минем номер “Полет шмеля” дип аталды. Әлеге чыгыш жюрига бик ошады. Безнең бәяләп торучылар арасында “Comedy Club” әгъзасы Тимур Родригесны таныдым. Калганнарын белми идем, төнге 12 гә кадәр шунда кайнагач белмәгәннәрен дә белдем. Жюри да шулай ук, Артемий Троецкий һәм өченче кеше Мәскәүдән килгән тәҗрибәле хореограф иде. Мин аларга артык игътибар бирмәсәм дә, калган катнашучылар жюридагылар белән фотоларга да төштеләр, шулар тирәсендә кайнарга тырыштылар.
Рөстәм Исхакый. Катнашучыларның кәефләре конкурс барышында ничек үзгәрде? Нык борчылучылар бар идеме?
Нурбәк Батуллин "Кызган таба" тоткан
Нурбәк Батуллин
. Елау, күз яшьләре булды инде. Бер егет Екатеринбурдан соңгы акчаларын җыеп килгән. Үзләрендә инде җиңелгән, монда да 3 нче турда төшеп калды. Үзем өчен шунсы кызык булды, җиңүне зарыгып көтмәсәң ул җиңелрәк килә кебек тоелды. Өченче турда алдан белмәгән (пантонима, итюд, номер) күренешне биеп сәхнәләштерергә туры килде. Монда бреккирларга авыр булды, чөнки алар бер төрле генә юлдан баралар, бер төрле бииләр. Көйне төрлене куялар, шуңа күбесе каушап кала. Жюрига барыбер, аларга сәхнәләштерелгән юмористик бию кирәк.
Миңа, соңга калып кайткач, тулай торак ишек төбендә басып торучы апаның игътибарын җәлеп итеп, кызымны кертеп җибәрүне уйнарга, биергә туры килде. Әзерләнергә 20 минут вакыт бирделәр, биисе көйне сәхнәгә чыккач кына ишетәсең. Кыз һәм апа ролен бу проектның алдагы кастингларында җиңгән биючеләр уйнады. Әлеге чыгыш шулай ук карап торучыларның күңеленә хуш килде. Алкышлар озак тынмый торды.
Финалга, дүртенче турга - 6 кеше чыкты. Ә Казанда үткән кастингта җиңүче булып 4- тәү калырга тиеш иде. Шуннан 6 кешене бер-берсе белән “сугыш”тырдылар. Миңа Казанның ата бреккиры “Лексус” эләкте (чын исеме Искәндәр) һәм мин җиңелдем… Монда шулай ук, “Дан минуты”нда катнашкан татар егете Ринат (халык биюе биюче) белән бреккир “сугыш”ты. Аларның чыгышлары иң яхшылардан иде. Икесе дә җиңүче булды. Жюри 4 кешене сайлап алгач, конкурска үзгәреш кертеп Мәскәүдә биергә мине дә чакырдылар. Мин моны “Танцы без правил” проектын төрлеләндерәселәре килгәнгә шулай эшләгәннәрдер дип уйладым инде. Алайса ул конкурс бреккирлар ярышына охшап кала иде. Ләкин майда Мәскәүдә узачак “Танцы без правил” проектының төп бәйгесенә төгәл барачагымны әйтә алмыйм. Чөнки Казанда да эшләрем бик күп.
Нурбәк бездә кунакта булып китү белән икенче бер егет Динур Гайфуллин үзенең проекты турында таныштырырга килде. 20 яшьлек Динур Казандагы сукбайлар өчен ашханә ачкан. Ул әле яшь сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеседә.
“ Безнен ашханә бер еллап инде эшли. Башта махсус проект төзедем, аннан инде акчалата ярдәм итә алырлык кешеләрне таптым. Бүгенге көндә миңа “Дом салатов” дигән оешма нык ярдәм итә. Һәрбер сукбай белән аерым-аерым эшлим, дөрес юлга бастырырга тырышам. Аларның күбесе авыллардан килгән кешеләр. Менә шулар безнең ашханәгә килеп тамак ялгый. Көнгә уртача 35 - 40 лап кеше туры килә. Ә инде халыкның шундый хәлдә калуына мин дәүләт гаепле дип саныйм!” – диде Динур Гайфуллин.
Аның белән узган тулы әнгәмәне сез “Кызган таба”ның киләсе чыгарылышында актуаль әңгәмә бүлегендә очрата алачаксыз. Хәзер сезне көлкеханә көтә.

Көлкеханә

Көлкеханәдә “Борын белән Батут” проектының төп герое Фәнил Вакказов мәзәк әзерләгән.
Фәнил Вакказов - "Борын"


Күз алдына китерегез, егет белән кыз таныша.
- Туташ, сезнең белән танышырга ярыймы?
- Әйе, ярый…
- Туташ, сез бүген кич белән нишлисез?
- Мин бүген кич белән цимент бушатам.
- Ммм, кызганыч. Мин сезне бүген кирпеч бушатырга чакырмакчы идем!

Борын белән Батут проекты турында тулырак итеп сез шулай ук киләсе тапшыруда ишетә аласыз. Очрашканга кадәр.
XS
SM
MD
LG