Accessibility links

Германия Русияне Европа мәхкамәсен үзгәртүгә юл ачарга чакыра


Германия канцлеры Ангела Меркел Русия Дәүләт Думасын Европа кеше хокуклары мәхкамәсен реформалауны хупларга чакырды.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр кеше хокукларын бозу турындагы шикаятләрне тикшерүне тизләтәчәк һәм кечкенәрәк мәсьәләләрне карауны гадиләштерәчәк. Бу мәхкамәдә күптәннән җыелып килгән 80 меңләп эшне тизрәк карарга мөмкинлек ачачак.

Меркел Страссбургта 47 әгъза илдән торган Европа Шурасы утырышында чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG