Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торак йортлар төзекләндерүгә 2 миллиард сум


ЖКХ килешуен имзалаган вакытта
ЖКХ килешуен имзалаган вакытта

Татарстан торак коммуналь хуҗалыкта реформаларга ярдәм күрсәтү фонды белән килешү төзеде.


Русиянең төбәкләрне үстерү министрлыгында төзелгән бу килешүдә Татарстандагы күп фатирлы йортларага капитал ремонт ясау, иске йортларда яшәүчеләрне төзекләндерелгән йортларга күчерү программасы каралган. Килешүгә кул кую мөрәсимендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Төбәкләрне үстерү министры Дмитрий Козак һәм Торак коммунал хуҗалыкта реформаларга булышлык итү фонды җитәкчесе Константин Цицин катнашты. Торак йортларны төзекләндерер өчен Татарстан 2011 елга кадәр бу фонд аша 6 миллиард сумга кадәр акча алырга тиеш. Хәзергә Татарстан республикасына ул акчаның бер миллиард 938 миллионы күчереләчәк. Ул акчаларга чынлап та ихтыяҗ барлыгын исбат иткән документларны Татарстан “Газель” машинасына төяп алып килде, диде Төбәкләрне үстерү министры Дмитрий Козак. Шулай итеп, ул акчаларны алганга кадәр бик күп төрле документларны әзерләргә кирәк икән. Инде бирелгән гаризалар нигезендә акча күчерелсә,Татарстанның 370 мең кешесе үз торак шартларын яхшыртачак.

Килешүне имзалау барышында, башка елларда торак хуҗалыкта ремонт эшләре өчен хөкүмәт бөтен Русия күләмендә бер генә миллиард сум бүлеп бирә иде, дип тә әйттеләр. Хәзер инде яңа канун нигезендә Русия күләмендә торак коммуналь хуҗалыкта реформа уздыру өчен 240 миллиард сум биреләчәк. Бары тик Татарстан өчен генә дә бер елга ике миллиардка якын акча каралган. Килешү вакытындагы чыгышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев: «Илдәге алга китешләр иң авыр булган мәсьәләләргә ихтибар итәргә мөмкинлек бирә. Без яңа йортлар төзергә өйрәндек, ә менә искеләрен төзекләндерү бигрәк тә авыр проблема булып кала бирә иде. Хәзер инде бу ихтыяҗ өчен бүленгән акчаларны түкми-чәчми алынган эшләр өчен кулланырга кирәк. Татарстанда быел 2200 йорт төзекләндерелергә тиеш. Кайбер хосусый милек ияләре бу мәсьәләнең мөһимлеген төшенеп бетә алмыйлар. Без бу хакта һәр йортка, һәр хосусый милек иясенә җиткерергә тиеш», - диде Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев.

Татарстанннан бу фондка 44 муниципаль җирле хуҗалык мөрәҗәгатъ иткән. Алар фонд таләп иткән шартларның 12 матдәсен дә җиргә җиткереп үтәгәннәр. Бүгенге көнгә 42 мунисипаль хужалыкка каралган ачаралардан 30 % инде күчерелгән дә.
Русия бюджетыннан бүленгән бу акчалар максатка барып җиткәнче күп юл узарга тиеш икән. Башта ул фондка күчерелә, фонд аны төбәккә, безнең очракта республикага юллый, аннан соң инде муниципаль хуҗалыкларга күчерелергә тиеш. Шушы юлны узган чакта акчалар кайдадыр югалып калмасмы, чынлап та төзекләндерү ихтыяҗы зур булган йортларга барып ирешерме. Без бу сорауны Татарстаннан дәүләт думасы депутаты Хафиз Салиховка бирдек. «Бу очракта бу сорауны бирү дә урынсыз, диде Хафиз Салихов. Чөнки Татарстан бу эшләр белән инде күптәннән шөгылләнә. Алынган акчаларны эшкә куеп, киләсе елга тагын да күбрәк сумма алырга кирәк», диде ул.

Шулай итеп, Татарстан республикасы белән Торак коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм фонды арасында килешүгә кул куелды. Ул килешүне Татарстан ягыннан президент Минтимер Шәймиев имзалады. Килешү нигезендә искергән торак йортларны төзекләндерер өчен быел гына Татарстан ике миллиард сумга якын акча алачак.
XS
SM
MD
LG