Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләр чынлап та бушмы?


Әтнә районы Мокшы авылы мәчете
Әтнә районы Мокшы авылы мәчете

"Независимая газета" язуынча, Татарстанда мәчетләр чиркәүләргә караганда ун тапкыр күбрәк, аларның саны 1500-дән артык. Шул ук вакытта бу мәчетләрнең күбесе буш, дип яза басма.

Русия күпконфессияле һәм күпмилләтле дәүләт булcа да, бер генә – православ диненә генә өстенлек бирү һәрдаим сизелә. Монда мисал итеп, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләрен кертүне генә дә китерергә була. Федераль үзәк җитәкчеләре, аерым алганда президент Владимир Путин зур дини бәйрәм чараларында катнашып килә. Чиркәүдә шәм кую, атакайның кулын үбү, чукыну инде телевидениеда зурлап күрсәтелә.

Шул ук вакытта мөселман республикалары дип саналган Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та дини бәйрәмнәрдә әлләни катнашмый. Гомумән, алар кайсыдыр дингә өстенлек бирүләрен сиздерми.

Татарстан президенты Шәймиев “дин дәүләттән аерылган, әмма ул җәмгыятьтән аерылмаган” дигән иде. Һәм Татарстанда дини сәясәт тә шул юнәлештә алып барыла. Аерым алганда, мәчетләр салына, халык дини бәйрәмнәрне уздыра... Ләкин “Независимая газета” язуынча, Татарстандагы мең ярымнан артык мәчетнең күбесе буш тора, чөнки анда йөрер кеше юк.

Басмада Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Ягъкубның сүзләре китерелә: “Республикада 8% мөселман гына чын шәригать кушканча яши, ягъни намаз укый, ураза тота, ә калганнары бары дингә йола рәвешендә генә карый”.
Мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб бу сүзләр ике ел элек әйтелгән иде һәм хәзер үзгәрешләр бар, ди.

Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб
“Мин бу мәгълүматны 2006 елны мөселманнар корылтаенда биргән идем. Аннан соң уңай днамика, ягъни үсеш булды. Хәзер ислам диненең бөтен кануннарын үтәүчеләр 10% узгандыр инде. Әмма ике ел дигәндә намаз укырга теләчеләрнең күпкә артканын әле күрмәдем”, ди Вәлиулла Ягъкуб.

Аның әйтүенчә, “Независимая газета”ның мең ярым мәчетнең күбесе буш тора дип язуы дөреслеккә туры килеп бетми. Шулай ук мөфти урынбасарының мәчетләрнең чиркәүләргә караганда күбрәк булуына да үз карашы.

“Күпчелек авыл мәчетләре 5-6квадрат метр мәйданнан да зур түгел. Алар мунча кебек йортлар. Ә чиркәү бит ул зур чыгымнар тәләп итә. Аннары республикадагы татар һәм урыс авылларын чагыштырып карарга мөмкин. Урыс авыллары Татарстанда аз. Шул сәбәпле, чиркәүләр дә мәчетләргә караганда калыша. Бу табигый күренеш, монда беркемнең дә начар нияте юк.
Мәчетләр буш тормый, бу провокация. Авылларда җомгага йөрүчеләр 100 кешедән дә күбәеп китә. Һәм бу күренешләр арта”, ди Вәлиулла Ягъкуб.

Бер чиркәү урынына билеле 10 мәчет төзеп була, чөнки алар зур урынны биләми һәм чыгымнар да күп тотылмый. Татарстан авылларының һәркайсында мәчет төзелүе дә шуның белән бәйле.
XS
SM
MD
LG