Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Абхазиядәге БМО күзәтүчеләре мөддәте озайтылды


БМО Иминлек Шурасы Грузия белән Абхазия арасында атышларны туктату килешүенең үтәлешен күзәтүче БМО төркеменең эш мөддәтен озайту өчен тавыш бирде.

Бу мәсьәлә каралганда БМОдагы АКШ һәм Русия илчеләре арасында 1993 елдан бирле Тифлискә буйсынмаучы Абхазиягә бәйле каршылык булып алды.

АКШ илчесе Залмай Халилзад Русияне Грузиянең суверенлыгын бозмаска чакырды.

Русия илчесе Виталий Чуркин проблема Грузиянең Абхазия тирәсендә хәрбиләр санын арттыруы белән бәйле диде.

XS
SM
MD
LG