Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кунакханәләре акчаларын яшерә


Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе ел ахырына кадәр ресторан һәм кунакханәләрне тикшерәчәк.

“Фатыйма” кунакханәсе читтән килгәннр өчен Казан кирмәненә иң якын тукталу урыны. Тәрәзәләреннән Спас манарасының 5 почмаклы йолдызы күренеп торса да, “Фатыйма”ның йолдызы юк. Кунакханә мөдире Гүзәл Сабирҗанова әллә шаярып, әллә чынлап “бер йолдызлы” без, дип әйтте. Бу кунакханәдә 42 бүлмә бар. Күбесенең бәдрәфе, юыну урыны булмыйча шәхси мәшәкатьләр өчен гомум урынга йөргәнгә, “Фатыйма”да төн куну Казанда иң арзаннарның берсе. Ятак өчен 500 сум түләргә кирәк. “Шуңа күрә бездә сәяхәтчеләр бик теләп туктала”,- ди Гүзәл Сабирҗанова. Мөдир әйтүенчә, чиста керемнән дәүләткә тиешлесен алар һәрвакытта биреп тора. “Без гадиләштерелгән салым тәртибендә. Керемнән 6 процент түлибез. Миллион сум керем булса да, 500 мең сум булса да 6 процентын дәүләткә бирәбез”,- ди Гүзәл Сабирҗанова. Мөдир бүгенге көндә кунакханәләр тармагында кергән акчаны яшереп, дөресен күрсәтми калуның мәгънәсе юк дип белдерә.
Әмма Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, февраль аенда ук инде, башкала думасында чыгыш ясап, Казандагы бик күп рестораннар һәм кунакханәләр салымнан кача һәм зыянга эшлибез дип белдерә, дигән иде. 2006 ел белән чагыштырганда зыянга эшләү ике тапкыр арткан. 2007 елның 10 аенда зыян 161 миллион сум тәшкил иткән. Шәймиев сүзләренчә, әлеге бизнестагы ресторан һәм кунакханәләрнең 48 процентында керемнәр чыгымны каплый алмый дип белдерү дөреслеккә һич кенә дә туры килми.
Дөрес, кайбер эре һәм “йолдызлы” кунакханә җитәкчелеге үзләренең финансларын “үтә күренмәле” дип белдерә. Ә Татарстанның сәяхәт ширкәтләре ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов “Коммерсантъ” газетасына әйтүенчә, дөрес итеп салымны берсе дә түләми. Зур кунакханәләр оста итеп акчаларын яшерә белә. Һәм алар бу гамәлләрен кулайлаштыру, ягъни оптимизация дип атый. Мифтахов Шәймиевнең бу тармак керемсез була алмый дип белдерүен тулысынча яклый.
Казан кунакханәләрендәге бәяләр Мәскәү һәм Петербурдан гына калыша. Ә чыгымнар алар белән чагыштырганда берничә тапкыр ким. Белгечләр исә, зынга эшләүчеләр кайда да бар, әмма Русиядәге кунакханәләрнең 75 проценты, рестораннарның 90 проценты “керемле” булуын әйтә.
Казандагы ресторан һәм кунакханә хуҗалары зур тикшерү булачак икән дип күптән сүз йөртте. Һәм менә аларның бу шөбһәсе “рас килде”. 15 апрель көнне булган җыелышта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарә башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов “салым түләүдән тайпылган кунакханә һәм ресторан ширкәтләре хәдәфле һәм адреслы тикшереләчәк”, дип белдерде.
Салым хезмәте сүзчесе Наталья Мельникова, Казандагы ничә ресторан һәм кунакханәгә “итәк җыярга” кирәклеген “эчке сер” дип әйтмәде. “Хисап тотканда алар берничә тапкыр зыянга эшләгәннәрен күрсәткән булса тикшерүгә эләгергә мөмкин. Шуңа күрә, тикшерү планы төзегәндә бөтен күрсәткечләр һәм критерийлар исәпкә алыначак”,- ди Мельникова.
Ресторан һәм кунакханә белгечләре акча эшләрен дөрес итеп күрсәтү бу тармактагыларның керемлеген, ягъни рентабельлеген киметәчәк дип белдерә. Әгәр салымчылар җитди канун бозулар тапса, кайберләре бөләргә дә мөмкин.
“Фатыйма” кунакханәсе мөдире Гүзәл Сабирҗанова әйтүенчә, Казанда берьюлы берничә чара булган вакытта “кунакханәдә урыннар кытлыгы” туа. Билгеле булганча, Казан чараларга мохтаҗ түгел, алар көн саен узып тора.
XS
SM
MD
LG