Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир өлкәсендә татарлар ничек яши?


Владимир шәһәре тамашачысы
Владимир шәһәре тамашачысы

12 апрельдә Владимир шәһәре татарларының Милли Автономиясе һәм Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган татарча концерт узды.

Владимир шәһәренең мәдәният сараена җыелган татарлар,Казаннан килгән җырчыларны : Татарстанның халык артисты Фирдинант Сәләховны , баянчы- җырчы Сәүбән Закировны , Азатлык радиосы хәбәрчесе, җырчы Мәликә Басыйрны , һәм яшь җырчы Рәзиф Кабировны, Владимир шәһәре тамашачысы зур алкышлар белән каршылады һәм концертттан бик кәнагать калды.

Владимир өлкәсе Диния Нәзарәте Мөфтие В.С Яруллин :
“Без Владимир да яшәүче татарлар, туган яклардан ерак яшибез. Казаннан килгән кунакларыбыз җырга, моңга сусаган халыкка су бирдегез, җыр, моң бирдегез. Безнең динебез, телебез, милләтебез бер.Без имамнар, мөфтиләр халкыбызга өйрәтәбез дини юлларны, аларны өндибез Алла юлына, мөселман халкын иманга өндибез. Кунаклар сез, меңләгән еллар элек җырланган җырларны безгә ишеттердегез, зур рәхмәтләр сезгә”,-диде ул .
Владимир өлкәсе ММА шура әгъзасы Али Юсипов:
“Бик яхшы концерт, рәхмәт сезгә. Безнең Автономия әгъзалары шурасында 12 кеше. Безгә ешрак килегез. Концертлар безгә бик кирәк. Соңгы ике елда ТНВны карыйбыз. Башка нәрсә татар телендә юк бездә. Концертлар оештырабыз, Сабантуйлар үткәрәбез. Безгә Сабантуйга артистлар кирәк, Сабантуйга килегез”,-диде ул.
Тамашачы Зәкия Шадыханова:
“Без бик мохтаҗ мондый концертларга. Күп рәхмәтебезне белдерәбез ТНВга, сезнең коллективыгызга. Мин үзем тумышым белән Татарстанның Шәмәрдән районыннан. Безгә тагын концерт белән килегез.”, диде ул.
Тамашачы арасында Азатлык радиосын тыңлаучылар да бар иде. Алар арасыннан берсе Хатип Әхмәтов:
“Хөрмәтле Азатлык радиосы хезмәткәрләре! Мин сездә 10ел элек кунакта булган идем. Азатлык радиосын тыңлыйм. Барыгызны да сагынам. Сезнең белән сөйләшәсем килә. Бик зур рәхмәт концертка”,-диде ул.
-Мин Ковровтан. Бик зур рәхмәт сезгә.
Казаннан Владимирга килгән кунакларны Владимир өлкәсе Милли- Мәдәни Автономия Шурасы әгъзалары бик матур итеп каршы алдылар. Һәм Владимир, Суздаль шәһәрләренә экскурсия оештырып, шәһәрләр белән таныштырдылар.
Мәскәүдән 180 чакрым ераклыкта урнашкан Владамир шәһәре, ул – Русия туризмының “Алтын кыршау”дип аталган комплексына кергән шәһәрләрнең берсе. Урыс мәдәниятенең праваслав дин үзәге булган, бик күп чиркәүләре белән дан тоткан Владимир өлкәсендә татарлар да яшиләр. Ләкин нинди генә мохиттә яшәсәләр дә алар, Ислам динен тоталар. Ислам диненең йолаларын үтиләр, мөселман бәйрәмнәрен үткәрәләр.
Иң беренчедән килгән кунакларны 2007елда Рамазан аенда рәсми рәвештә ачылган Владимир шәһәренең мәчетенә алып бардылар.Бик күп еллар буе шәһәр хакимиятеннән мәчет төзергә урын таләп итеп йөргәннән соң, Владимир шәһәрендә мәчетне булдырганнар. Анда яшь имам -хатибны билгеләгәннәр. Һәм аңа Владимир шәһәрендә яшәргә шартлар тудырганннар.
“Владимир шәһәрендә ничек яшисез?”- дигән сорауга шәһәрнең 23 яшьлек имамы Ринат Ибраһимов менә нәрсә диде :
Владимир татарлары янында Казан кунаклары
“Аллага шөкер мәчетебез бар. Әмма әле аның манарасын һәм таһәрәт бүлмәсен төзесебез бар. Владимир өлкәсендә 60 мең мөселман бар. Владимир шәһәрендә 25мең мөселман. Ә шуның 15меңгә якыны татарлар. Җомга намазыбызга мәчетебез тулы була. Урта Азия, Кавказдан килгән мөселманнарыбыз да килә. Яшьләребезне шимбә- якшәмбе көннәрендә укыта башладык. Үзем мин Ульян өлкәсеннән, 11классны тәмамлаганнан соң Уфадагы Русия Ислам университетында 4ел белем алдым. Аннан мине монда хезмәткә Владимир шәһәренә җибәрделәр”,-диде ул.
Владимир өлкәсе шәһәренең ММА шурасы рәисе Рафаэль Хабибуллин мәчетне төзеп бетерү эшләренең алдагы планнарын сөйләде:
“Равил Гайнутдин акча бирде таһарәт булмәсен төзергә, вагон сатып алдык инде, менә нигезен төзергә әзерләнәбез, бер айдан инде төзи башлыйбыз”,- диде ул.
Хабибуллин Рафаэль шулай ук Владимир өлкәсе татарлары турында мәгълүмат бирде:
“Владимир өлкәсендә 350 чиркәү һәм менә без төзегән (бер) 1 мәчет булды. Аңа кадәр бу Владимир җирендә революциягә кадәр хәрби полкның бер мәчетеннән башка мәчетләр булганы билгеле түгел, алар сакланмаган.
Шулай ук Ковров белән Муромда мәчетләр бар, әмма алар кануни рәвештә теркәлмәгән. Татарлар күпләп яшәгән район- Гусевской районы. Анда Курлы авылында татарлар гына яши”,-диде ул.
Владимир өлкәсендә яшәүче татарлар бу шәһәрдә төрле сәбәпләр аркасында яшәп калган татарлар. Алар Пенза өлкәсеннән дә, Түбән -Новгоров, Самара өлкәсе белән Татарстан чигеннән дә, Сергач якларынннан күчеп килгән татарлар булуы ачыкланды.
ММАвтономия шура әгъзасы Мәсәлим Шәрипов сөйли:
Мин Владимирда 1977елдан бирде яшим. Мәскәүдән укып килгән идем дә, гомерем шушында үтте инде. Татарстанның Ютазы районыннан булам. 1992елдан бирле мин эшмәкәр булып эшлим.Яхшы яшибез. Елга бер мәртәбә туган якка кайтып киләбез, аралашабыз.
Владимирда бөтен татарлар мөселманннар җыелып, мәчетебезне төзедек. Бик матур мәчеткә халык йөри намазга. Бик дус тату яшибез. Бер-беребезгә кунакка йөрибез. Татарлар ул- нык халык, көчле халык.
ММАвтономия шура әгъзасы, эшмәкәр Булат Гарипов сөйли:
“Мин үзем Самара өлкәсеннән. Татарстан белән чиктәш авылдан.Мәскәүдә аспирантура тәмамлаганнан соң , Владимир шәһәренә килдем. 1990елда диссертация якладым. Әмма хәзер фән белән шөгельләнмим, 1992елдан эшкуарлык белән шөгельләнәм. Автономия әгъзалары белән бик күп аралашабыз.Үзебезнең телне, мәдәниятне, гореф гадәтләрне сакларга тырышабыз. Сабантуйлар, концертлар үткәрәбез. Без үзебезнең татар икәнебезне онытмыйбыз. Казанга барабыз тәҗрибә алырга, мәгълүмат алырга. Иваново, Мәскәү өлкәсе , Түбән Новгород шәһәрләрендә яшәгән татарлар белән аралашып яшибез, туган як белән араны өзмибез. Туган як белән элемтә бар, туган авылыбызга кайтабыз, Өлкә Сабантуена кайтабыз. Үзебезнең туганнар белән аралашабыз. Аралашуны югалтмыйча яшибез”,-диде ул.
Владмимр өлкәсе татарлары матди яктан ярдәмгә мохтаҗ түгел, Автономия әгъзалары арасында да эшкуарлар, эшмәкәрләр бар. Владимир шәһәренең Автономия шурасы әгъзалары исемлеге буенча гына да башка төбәкләргә үрнәк булырдай, хәлле кешеләр. Ләкин алар рухи яктан, татарлар турындагы мәгълүматка, җырга- моңга сусап яшиләр, мәдәният- сәнгать төрләренә Татарстаннан ярдәм сорыйлар.
XS
SM
MD
LG