Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

Энергетика һәм корал өлкәсендә ике яклы килешүләр көтелә. Либиядә нефть ятмаларын тикшерү эшләрен Татарстанның Татнефть ширкәте алып бара.


Триполида ике көнлек сәфәр вакытында Владимир Путин Либия президенты Муаммар Каддафи белән нефть, газ, корал сату һәм дә бу илнең совет чорыннан калган бурычлары турында сөйләшүләр үткәрәчәк.

Либия һәм Алжир кебек Төньяк Африка илләре Русияне генә түгел, Европа илләрен дә кызыксындыра. Алар да анда үтеп кереп, Русия ягулыгына булган бәйлелеген киметергә тели.

Енергетика өлкәсендә белгеч Федерико Бордонаро фикеренчә, Путин моны булдырмаска тырыша.

"Путин Либия белән Алжирда Үзәк Азия илләрендә эшләгәнне эшләргә тели. – ди Бордонарою - Бу очракта Көнбатыш илләре анда керә алмаячак."

Либияда инде 50дән артык компания эшли, шул исәптән, Shell һәм Exxon кебек эреләре дә. Эш шунда ки, Либиядә нефть өстә ята, аны чыгару җиңелрәк. Татарстанның Татнефть ширкәте анда беренчеләрдән килде. Татнефтьнең Либиядәге бүлеген Наил Хабибуллин җитәкли.
Татнефтьнең Либиядәге бүлеге җитәкчесе Наил Хабибуллин

"Татнефтьнең Либиядә 4 кисәк җире бар, барлыгы 18 мең км2, Татарстанның чиреге дигән сүз. – ди Наил Хабибуллин. – Хәзер тикшерү эшләре бара. Либия җөмһүрияте белән килешү 30 елга төзелгән, 5 ел тикшеренү, 25 ел – нефть чыгаруга."

Наил бу турыда һава аланында Путинны каршы алган вакытта сөйләде. Сөйләшүләр чәршәмбе кич башлана, нәтиҗәләр пәнҗешәмбе көтелә.

Нефть һәм газдан тыш тагын корал сату мәсьәләсе күтәреләчәк. Интерфакс мәгълүмәтенә караганда Путин 2,5 миллард доллар күләмендә килешү имзаларга мөмкин.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу алыш-биреш Либиянең совет чорынан калган бурычларының бер өлешен сызып ташлау хисабына башкарылырга мөмкин. Җавап итеп Триполи Мәскәүгә энергетика өлкәсендә ташлама ясый ала.

Нәкъ шундый килешү 2006 елда Алжир белән ирешелгән иде.

Либиядән кайту юлында Путин Сардиния утравында тукталып, әле генә Италиянең премьеры итеп сайланган Сильвио Берлускони белән күрешер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG