Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Путинны хуплый


“Бердәм Русия” фиркасенең 9 корылтаенда Владимир Путин “Бердәм Русия” җитәкчесе итеп сайланды.

Моңа Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов хуплау белдерде. “Владимир Путин фирканең күптән инде формаль булмаган җитәкчесе. Аның хөкүмәтне һәм фиркане җитәкләве халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен нәтиҗәле дәүләт сәясәте үткәрергә булышлык итәчәк. Парламент фиркасе башының хөкүмәт җитәкчесе булу тәҗрибәсе күп кенә демократик илләргә хас. Дмитрий Медведевның фирка әгъзасы булудан баш тартуы да канунлы адым, ил президенты фирка әгъзасы булырга тиеш түгел”, - дип белдерде Мортаза Рәхимов.

Мортаза Рәхимов “Бердәм Русия”нең корылтае уңаеннан фикерләре белән бүлешкәннән соң берникадәр теш тә күрсәтеп алды. Ул Русиядә чиновниклар күбәюгә борчылу белдерде. Аеруча, төбәкләрдәге федераль хакимият оешмалары бүлекчәләре күбәюен әйтеп, аларга хәтта биналар да җиткереп булмый, диде. “Бу кешеләр бернәрсә дә җитештерми, аларны кыскартудан дәүләт тә, җәмгыять тә отачак”, - диде. Рәхимов Путиннын фирка җитәкчесе итеп сайлануын бар республика халкы да хуплар дигән ышаныч белдерде.

Шулай да, бу адымны бар республика беравыздан хупламый булса кирәк. Мәсәлән, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков бер үк кешенең премьер һәм фирка башы булуын социализм чорларындагы коммунистлар монополиясе белән чагыштырды. Аның сүзләренчә, Путин парламенттагы күпчелек фиркадәшләре белән хәзер хәтта президентны да контрольдә тота алачак. Парламент, кирәк булса, президентка импичмент чыгара ала, ә президент парламентны куып тарата алмый.
XS
SM
MD
LG