Accessibility links

Финанс пирамида җимерелде


Башкортстанда тагын бер финанс пирамидасы җимерелде.

Ул ”Восход” исемле кооператив. Аның Уфада һәм Нефтекама шәһәрләрендә дүрт филиалы бар иде. Әлеге пирамида узган елның октябрь аенда оешуга карамастан, ул 5,5 мең кешене төп башына утыртырга өлгергән. Зур табыш, югары процентларга алданып акча салучылар милиция һәм мәхкәмә юлларын таптый. Кооперативны оештыручы ике кеше 125 миллион сум акча белән юкка чыккан. Аларны эзләү игълан ителде.
XS
SM
MD
LG