Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:14

Русия Либиянең бурычын сызып ташлый


Русия финанс министры Алексей Кудрин Либиянең Русия ширкәтләре белән килешүләр төзүенә алмашка Русия Либиянең 4.5 миллиард доллар бурычын сызып ташларга ризалашты диде.

Кудрин әйтүенчә, бу килешүләр күбрәк тимер юл, энергия, инфраструктура, нефть һәм газ сәнәгатләренә карый.

Кудрин моны Русия президенты Владимир Путин белән Либия сәфәре вакытында әйтте.

Путин Советлар Берлегенең беректәше, советлардан иң күп корал алучы илләрнең берсе булган Либия белән бәйләнешләрне тергезергә тели.

XS
SM
MD
LG