Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Тифлис Мәскәүнең Грузия җирен тартып алуына каршы ярдам сорый


Грузия президенты Михаил Саакашвили Русиядән Грузиянең суверенлыгын бозуны туктатуны таләп итте.

"Без Русия Федерациясеннән Грузиянең суверенлыгын һәм территориал бөтенлеген бозучы барлык карарларны күздән кичерүне таләп итәбез. Без халыкара җәмәгатчелекне Грузиянең тыныч берләшүенә ярдамга тарту тырышлыкларыбызны дәвам итәчәкбез," - диде Саакашвили.

Грузия халыкара җәмәгатчелектән Русиянең Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне тартып алуына юл куймас өчен ярдам сорый.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә Русиянең бу 2 төбәк белән бәйләнешләрне ныгыту турындагы кичәге белдерүе Грузия җирен тартып алуга таба тагын бер куркыныч адым булды диелә.

Грузия бу мөрәҗәгате белән НАТО, БМО, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасыннан һәм барлык халыкара җәмәгатчелектән ярдам сорый.

XS
SM
MD
LG