Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вәкиллеге – Италиядә


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге рәсми вәкиллек Италиягә эш сәфәренә китте.

Бу вәкиллеккә тагын республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев, шулай ук вице-премьер, сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министры Юрий Путовгаров та керә.
Башкортстан президенты матбугат хезмәте хәбәренә күрә, әлеге сәфәр кысаларында, Италиядә металлургия һәм машиналар эшләү өлкәсендә республиканың эшлекле хезмәттәшләре белән очрашулар көтелә. Сөйләшүләрдә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә корыч прокаты җитештерү юнәлешендә металлургия ширкәте төзелешенә җиһазлар җибәрү һәм Италия технологияләрен куллану мәсьәләләре дә тикшерелә.
Шулай ук Башкортстанда урта дәрәҗәле, күп эшләр башкара алырлык “Толпар” тракторы һәм башка авыл хуҗалыгы техникаларын җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тәңгәлендә дә Италия эшкуарлары белән сөйләшүләр бара.
XS
SM
MD
LG