Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эзәрлекләнүчеләр якланырмы?


Башкортстанда,Русия прокуратурасы кушуы буенча,тикшерү эшләре дәвам итә.Бу хакта Башкортстан Берләшкән оппозициясе җитәкчеләре хәбәр итте.

Башкортстанда Русия прокуратурасының Идел буе федераль округындагы хезмәткәрләре республика хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнгән, эшләреннән куылган кешеләр шикаятьләре буенча тикшерү эшләре алып бара.

“Русия прокуратурасы хезмәткәрләре Уфага Башкортстан Берләшкән оппозициясе штабы мөрәҗәгатьләре буенча килде”, - ди шушы штабның рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин.
Русия прокуратурасына үзләренең Башкортстан хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнүләре турында шикаятьләр аеруча 2003 елдагы республика президентын сайлаулардан соң кискен арткан. Ул чакта Мортаза Рәхимов файдасына эшләмәгән, ә аның көндәшләре Ралиф Сафин белән Сергей Веремеенкога теләктәшлек күрсәткән кешеләргә бик нык басымнар ясалган иде. Шуннан соң әллә күпме кешеләр эшләреннән алынды, төрлечә куркытуларга янауларга дучар ителде. Шунысы дикъкатьне җәлеп итә – кимсетелгән кешеләрнең зур күпчелеге татарлар белән урыслар икән.
Дошманнар исемлегенә, кара дәфтәргә язылучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Мисал өчен, татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та шул кара исемлектә. Илдар әфәнде үзенең фәнни хезмәтләрендә республикадагы сәяси-иҗтимагый хәлләргә дөрес-хак бәя бирүе белән мәгълүм. 2002 елдагы халык исәбен алулар барышында йөзләрчә мең татарны башкорт итеп яздыру хакында да кире каккысыз дәлилләрен бастырып чыгарган иде ул. Менә шул мәгълүматлары өчен аны әле булса гафу итә алмыйлар, эшеннән куу белән яныйлар.
“Эзәрлекләнүчеләр мин генә түгел, шуңа күрә Русия прокуратурасына мөрәҗәгатьләр дә күп булды”, - ди Илдар Габдрафыйков.
Әле Русия прокуратурасы вәкилләре Уфада гына түгел, ә республиканың төрле төбәкләрендә дә булып урыннардагы хакимиятләрдән кыерсытылган кешеләрнең шикаятьләрен тикшерә. Ревизорларның Башкортстанда 24 апрельгә кадәр эшләячәге мәгълүм.
XS
SM
MD
LG