Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай Язучылар оешмасына – 15 ел


Башкортстанның Чиләбе өлкәсенә чиктәш булган Сибай шәһәре Язучылар оешмасы төзелүгә 15 ел тулды.

Шул уңайдан анда кайбер мәдәни чаралар башланды. Әдәбият сөючеләр белән мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында очрашулар, кичәләр оештырыла. Сибай Язучылар оешмасы җитәкчесе, әдип Хәйдәр Тапаков сүзләренчә, бу төбәктә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр ел саен арта тора. Язучылар берлегенә кабул ителүчеләр саны да ишәя. Китапларын чыгаручылар да байтак.
“Без балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Хәтта ел саен яшь иҗатчыларның каләменнән чыккан шигырьләрне, хикәяләрне күмәк китап итеп тә чыгарабыз”, - ди Хәйдәр Тапаков.
XS
SM
MD
LG