Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала


Дмитрий Козак төбәкләргә ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешләрен тәкъдим итә
Дмитрий Козак төбәкләргә ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешләрен тәкъдим итә

Русиянең төбәк үсеше министры Дмитрий Козак төбәкләргә ярдәм итүнең яңа юлларын тәкъдим итә. Ул салымнарны төбәкләргә күбрәк калдыру ягында.


Хәзер Русия төбәкләрендәге җиңел җыела торган салым күпчелектә федераль үзәккә китереп бара.

Бу хакта Ватаным Татарстан газетасының икътисад һәм махсус проектлар бүлеге мөдире Илсөяр Хәйруллина:

“Татанефть” 180 млрд сум салым җыеп, шуның 30 млрды гына Татарстанда кала
“Төбәк үсеше министры Козакның тәкъдимнәре шуннан килеп чыга торгандыр, чөнки моңа кадәр иң күп һәм җиңел җыела торган салымнар Мәскәүгә җибәрелә иде. Мисал өчен, өстәмә кыйммәт салымы (НДС), шул ук вакытта файдалы казылмаларга салым һәм чималга башка төрле түләүләр алар Русиядә иң күп җыела торган салымнарга керә. Болар барысы да Мәскәүгә китеп тордылар. Минем белүемчә, бер “Татанефть”тән генә дә 180 миллиард сумга якын салым һәм түләүләр җыелып, шуның бер 30 млрды гына безнең республикада кала иде, ә 150 млрд тирәсе Мәскәүгә китә булып чыга”, ди ул.

Илсөяр Хәйруллина әйтүенчә, безнең республикада, гомумән, моңа кадәр бик авыр җыела торган салымнар рәтенә керә торган - юридик затларның мөлкәтенә салым, физик затларның кеременә салым гына кала иде. Бары физик затлар салымын гына бу соңгы елда яхшылап җыя башладылар һәм алар республика бюджетында инде хәзер иң зур күләмне алып торалар.

“Билгеле, конвертлап түләүне бетерсәләр, бу физик затлар салымнары республикада үсәчәк, әмма ул беркайчан да Мәскәүгә китә торган өстәмә кыйммәт салымы дәрәҗәсенә җитмәячәк. Ә менә бу өстәмә кыйммәт салымының бик зур - 18% булуы, ул җитештерүчеләргә зыян китерә. Аны моңа кадәр ничек тә булса яшереп калырга тырышулар да булды. Чөнки ул никадәр күп күрсәтелсә, шул кадәр җитештерүчегә зыянга эшли башлый. Чөнки бу салым гомуми керемнән түләнә, ә калган саф табыштан түгел. Шуңа ул салым саф табышка караганда 2-3 тапкыр зуррак булырга мөмкин”, ди Илсөяр Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, менә шушы җитештерүчеләрнең бик нык дәгъвалары сәбәпле, Мәскәү (аерым алганда Русия төбәкләре белән эш итүче министрлык) шушы салымны киметергә тырышачак.

“Чагыштырып кына карасак та, “Татанефть” оешмасы 150 млрд сум акчалар җибәреп тора, ә безнең республикага аның күпмесе генә әйләнеп кайта?!.. Мисал өчен, тормышы авыр, балалары күп булган яки башка шундый мохтаҗлыкта яшәүчеләргә әзме-күпме ярдәм итү өчен дотацияләр, субвенцияләр, трансферлар рәвешендә 14 млрд сум чамасы гына Мәскәүдән киреп әйләнеп кайткан. Әйтик, безнең кайбер авылларның үзләре эшләп тапкан акчалары тормыш алып баруга җитми, менә шуңа күрә аларга Мәскәү, Казан аша кайткан акчаларны бүлеп бирәләр. Бу бит инде ике төрле эш килеп чыга. Башта Мәскәүгә күп итеп җибәрәләр һәм шуннан инде әзрәк тамса, без рәхмәт әйтеп алырга тиеш булабыз. Әгәр менә хәзер башланган сәясәт уңышлы килеп чыкса, җитештерүчеләр генә түгел, субъектлар да җиңел сулап куяр иде”, дигән фикердә тора Илсөяр Хәйруллина.

Министр Дмитрий Козак тәкъдимнәрен Русия Хөкүмәте кабул итсә, быел төбәкләр алдан билгеләнгән акчадан 60 миллиард сумга күбрәк субсидия алырга мөмкиннәр. Ләкин һәрбер тиен өчен җирле җитәкчеләр Төбәк үсеше министрлыгы алдында хисап тотарга тиеш булачак.

Хәзерге вакытта алып барыла торган юнәлеш, ягъни төбәкләрне махсус фонд аша финанслау файда китерми. Русиянең төбәк үсеше министрлыгы субсидияләр системасына яңалык кертү нияте белән дә чыга. Бүгенге көндә төбәкләр өчен 85 субсидий каралган. Әгәр аны һәрбер төбәккә бүлсәң тиеннәр генә килеп чыга. Шуңа бу субсидияләрне юнәлешләргә берләштереү тәкъдим ителә. Мәсьәлән яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка тармакларга берләштерү. Һәм министрлык субсидияләрне 10 миллиардтан 70 миллиардка кадәр арттыруны күздә тота.
XS
SM
MD
LG