Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Путин оппозициядә булачак»


Владимир Путин
Владимир Путин

Матбугатның төп игътибары бүген Путин белән Кабаеваның никахлашуына юнәлсә дә, «Звезда Поволжья» атнаның төп вакыйгасы «Бердәм Русия» корылтаена туктала.


Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Путин «Бердәм Русия»леләр рәтенә теләмичә генә кергән. Медведевнең бу фиркагә керергә теләмәвен ул болай аңлата. «Медведев «Бердәм Русия»гә кермичә үзен Путинга каршы куйды. Шуңа күрә, әгәр алар арасында көрәш булса һәм Медведев җиңсә, димәк ул үз фикасен төзү ягында булла. Ул очракта «Бердәм Русия» тормышка ашмаган өмет булып кала. Нәтиҗәдә ике хакимият барлыкка киләчәк – Путинныкы һәм Медведевнеке. Путин әлегә президент урынына кире кайтачакмын дип китсә дә, җәмгыятнең психик ихтыяҗыннан чыгып карасаң бу мөмкин түгел. Чөнки хәзер халык Путиннан арган. Киләчәктә ул җитәкләгән фирка күбрәк оппозиция буларак калачак”, - ди Рәшит Әхмәтов.
Хакимияткә Медведевнең килүе Татарстан җитәкчелегенә ничек тәэсир итәчәк дигәндә, журналист инде тиздән респбуликада премьер-министр алмашыначак дип фаразлый. Аныңча бу урынга эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны куячаклар. Янәсе, ул Мәскәү тарафыннан да хупланган икән инде. Премьерның беренче урынбасары итеп исә, Әхмәтов фикеренчә, Илшат Фәрдиевне куячаклар.
Язмадан күренгәнчә, Медведев Татарстан президенты итеп Шәймиевне күрергә тели, Путин исә бу урынга Рәшит Нургалиевне тәкъдим итә икән. Шуңа күрә, соңгы айларда Русиянең куэт көчләре тарафыннан Татарстан башлыгына ката төрле каршылыклар тудырыла башлаган.
Шулай ук әлеге басмада, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәре Искәндәр Измайловның үткен телле язмасын укырга була. Биредә ул Республика фәннәр академиясен яртылаш җимерелеп килүче чор кичерә ди. Беренчедән, авторны биредәге бик аз хезмәт хакы борчый. Аныңча, Русия фәннәр академиясендә хезмәт хакы 30 мед сум булса, Татарстанда моннан 10 тапкырга кимерәк. Республика үз фәнен үзе туендыра алмагач, бу уку йортын русия фәннәр академиясе карамагына күчерергә тәкъдим итә ул.
Икенче мәсьәлә - Татарстан фәннәр академиясендәге эчке вәзгыят. Измайлов фикеренчә, биредә күп кенә устав бозу очраклары бар һәм киләчәктә әлеге оешманың нәтиҗәле эшләвен теләсәләр, якын арада аның җитәкчесен һәм дә эчке төзелешен үзгәртергә кирәк, ди автор.
Әлбәттә, газетада соңгы көннәрдә күпләрне шаккаттырган Путин һәм Кабаева темасы да бар. “Звезда Поволжья” журналистлары “Московкий корреспондент” басмасыннан Сергей Топольнең бу хакта язмасын күчереп бастырган.
Әйтергә кирәк, соңгы көннәрдә бу темага матбугат аеруча зур игътибар бирә, бигрәк тә чит ил басмалары. Татарстан матбугаты ахырга кадәр бу имеш-мимешләргә күз йомырга тырышты, әмма журналист холкы өстенлек алган, күрәсең, атна ахырында бу мәгълүмат җирле басмаларда да басылып чыкты. Хәтта абруйлы басмалардан саналган “Время деньги” газетасы да, әлеге теманы читтә калдырмаган.
Билгеле булганча, Алинә Кабаеваның ата-бабасы чышы белән Татарстаннан. Ул республиканың халык, Русиянең атказанган артисты Исламия Махмутова белән туган. Әмма шуңа да карамастан Исламия ханым “Азатлык”ка , Путин белән Кабаева арасындагы мөнәсәбәтләрне белмим диде.
“Үләм инде, кара әле, ишеткәнем дә юк. Белмим, бер дә белмим. Путинга кияүгә чыга? Яхшы була икән. Аның әти-әнисе белән йөрешә торган идек инде. Татар гаиләсендә үсте. Аның әбисе, бабасы, әтисе, татарлар, Әлки районыннан. Без аның белән сөйләшеп торабыз. “Апай мин сиңа кайтам”, дип кенә тора. Әтисе дә, Кабаев әле күптән түгел монда иде, авылга да кайтып килдек”,- ди Исламия Махмутова.
Күпләр бу хәбәргә әллә ни аһәмият бирмәсә дә, гаибәт тиз тарала. 7 май, Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведевнең инугурация вакыты узганчы, илдә әле күп кенә мондый сәяси гайбәтләр булырга мөмкин, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG