Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Төрки халыкларның сәнгати мәдәнияте чыганаклары һәм эволюциясе” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция башланды.

Мәгърифәтче, укытучы- рәссам Шакирҗан Таһировка 150 яшь тулды. 17-18апрельдә “Төрки халыкларның сәнгати мәдәнияте чыганаклары һәм эволюциясе” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Халыкара конференция Татарстан фәннәр академиясендә үткәрелә һәм ул ике көн дәвам итәчәк.Халыкара дәрәҗә алган төрки халыклары сәнгате тамырлары бик тирән һәм бик киң җаграфияле булуы, конференциягә ерак һәм якын көнчыгыштан килгән кунаклардан ук күренеп тора иде. Конференция башланыр алдынннан без аларның кайберләре белән сөйләшеп алдык.
Төркиянең Анкара шәһәреннән килгән профессор Дурсун Аян менә нәрсә диде :
“Монда килүебезгә бик шатмын. Әмма мәгърифәтченең әсәрләренең барысын да белмим”, -диде.
Анкарадан, Нурчин Чевир, Гази университетыннан, архитектор.
“Гомеремдә беренче тапкыр татар культурасы төрек культурасы белән бер арада каралу бәхетенә ирешүемә бик шатмын”.
Айсән Сейсал, шулай ук Гази университетыннан:
“Мин монда татар һәм төрекләрнең кул сәнгатендә кулланылган мотивларны,тематикаларның охшашлыгы турында һәм аларның уртак чыгымнарына чагыштырма ясыйм, һәм телебез уртак булу сәбәпле этнографиядә дә уртаклык булуын күрсәтергә тырышачакмын”,- диде ул.
Бу халыкара конференцияне Татарстанның мәдәният министрлыгы, Г Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институты, “Дуслык йорты” һәм Татарстан халыкларның милли -мәдәни Ассамблеясе оештырган. Халыкара конференциядә 100гә якын чыгыш ясаучы каралган. Конференцияне Татарстаннның әдәбият, тел, сәнгать һәм тарих институты директоры профессор Ким Миңнуллин ачты. Әмма күп чыгышлар рус телендә барды.
Сәнгать фәннәре кандидаты Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият тел сәнгать һәм тарих институтының тасвири һәм гамәли сәнгать бүлеге мөдире Руза Султанова “Азатлык радиосы”на конференциядә чыгыш ясаучылар арасында Гамзатова Фатимат Рәсүл кызы һәм Светлана Михаил кызы Червоннаяның чыгышы булуы турында да әйтеп үтте. Аның хәзер Польшада яшәгәнен белдерде, һәм Шакирҗан Таһиров турында тулырак мәгълүмат бирде
"Шакирҗан Таһировның Әлифбасы чын-чынлап татар әлифбасы. Ул татар мөхитен, мәдәниятен яхшы белгән. Ислам кануннарын яхшы белгән. Рус, татар мәктәпләрендә матур язу дәресләре алып барган. Аның дәреслекләре берничә мәртәбә басылып чыккан”, -диде ул .
Татарстан рәссамнәр берлеге һәм Татарстан һөнәрчеләр палатасы берлеге әгзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият,сәнгать һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, коллиграфия өлкәсендә танылган Нәҗип Нәккәш:
“Шакирҗан Таһировның үзенең ясаган Әлифбасы бар, үзенең китаплары бар.Аның эшен уллары дәвам иткән.Үзе Пәйгамбәрнең бөркәнчеге турында бер гарәп халкының шигырен тәрҗемә итеп, матур итеп үз кулы белән ясаган нөсхәсе сакланып калган”,-диде ул.
Нәҗип Нәккыш Азатлыкка интервью бирә
Бу конференциядә Нәҗип Нәккәш үзе дә катнашачак.Ул тугралар сәнгатенең бүгенге торышы турында чыгыш ясаячак. Нәҗип Нәккәш дәвам итә:
“Бүгенге көндә борынгы, мең еллык кулланган гарәб язуыбыз аның коллигарфиясе, яңадан тергезерлек итә. Ислам динебез белән яңадан кайта, һәм бу сәнгатьтә яңадан чәчәк ата башлады” , - диде ул.

XS
SM
MD
LG