Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Ачык микрофон: Путинның “Бердәм Русия" рәисе булуына мөнәсәбәтегез?



- Бер команда инде алар, Русиянең киләчәгенә 50-100елларга алар планнарын төзеп куйганнар инде. Яхшы түгел бу Русия өчен дә, Русия халкы өчен дә.Сездән дә, бездән дә бернәрсә дә тормый.Алар халык өчен эшләмиләр,үзләре өчен эшлиләр.
- Уңай карашта түгел. Спекакль уйныйлар, кеше надан дип уйлап, телевидениедән төрле спектакльләр уйныйлар. Арыдык инде андый спектакльләрдән.
- Алар урыннары белән генә алмашалар. Медведев барыбер ул фирка яклы, ул үзе дә әйтте, ул фиркане хуплавын. Әмма ләкин илнең президенты буларак ул ниндидер фирканең җитәкчесе булуны хуп күрмәвен белдерде.
- Минемчә Путин үзенең кул астында җитәкчелекне һаман да тотарга тели. Мин моңа бик уңай карыйм дип әйтә алмыйм. Чөнки ниндидер яңалык булырга тиеш. Татарстанның үсешен күтәрү турында уйлыйлардыр, дип уйламыйм. Путин Татарстанга бик уңай карашта тора дип уйламыйм.
- Хакимият хәзер беркайчан да алмашынмаячак. Путин Петербургтан үзенең кешеләрен Кремльгә утыртачак.
Татарларны кысачаклар. 20нче гасырдан бирле урыслаштыру сәясәте алып барыла.Татарларны бутап торалар инде һәрвакыт.
- Путинның үзенең мөнәсәбәт- төшенчәсе мөселманнарга, ул инде җирле Исламны якын күрә.
- Бездә мөселманнар 20%.Безгә күбрәк мәгълүмат кирәк, телевидениегә, радиога чыгарга кирәк. Телевидениедән бер тапшыру да юк мөселманнарга. Чиркәүнең тавышын көндә- көндә берничә мәртәбә чаң кагалар. Ә азан тавышы ишетелми. Шул 20% мөселманнарга азан тавышын да, тапшырулар да.ишеттерсеннәр иде.
- Бик аңлап бетереп булмый, нишләрп аны сайладылар, әле Президент вазыйфаларын икенче президентка тапшырмаган килеш? Ә тыштан караганда безнең хакимият тә, президент та, яңа президент та, яңа премьер- министр да- алар барысы да бер партиядән.
- Русиядә көчле кеше булырга тиеш. Кануннарны алга этәрә торган, урлашу юлларына киртә куярлык, бер каты кул булырга тиеш.
- Хәзер халыкны кешегә санамыйлар.
- Ишеткәнебез дә булмады.
- Әле уйламадым ул турыда.
- Миңа барыбер кем булса да. Минем бер Аллаһы тәгаләм бар . Безнең үзебезнең ватаныбыз бар, үзебезнең Президентыбыз бар. Безнең милләтебезгә каршы булмаса, без риза.
- Сүзендә тора торган, моңарчы булган Президентлар арасында иң яхшысы, шул Путин, дип уйлыйм мин.
- Русия үсеп бара. Татарларга начар булмас дип уйлыйм. Татарлар үзләренең милләтен ничек сакларлар, ничек көрәшерләр шуннан торыр дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG