Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш һәм Браун Иран атом програмына каршы фронт төзи


АКШ президенты Джордж Буш һәм британ премьер-министры Гордон Браун Иранның атом коралына ия булуына юл куймау өчен бердәм фронт булдырырга вәгъдә итте.

Вашингтонда Ак Йортта үткән матбугат очрашуында чыгыш ясап Буш, әгәр дә Тәһран уран баету технологиясенә ия була икән, бу белем атом бомбасы ясауда кулланыла ала диде.

Браун Европаның Иранга каршы чикләүләре көчәйтелү мөмкинлеген белдерде.

Иран хөкүмәте атом коралы ясарга тырышуын кире кага.
XS
SM
MD
LG