Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовода җирле сайлауларга әзерләнә


Сербия БМОның каршы булуына һәм Косовоның бәйсезлек игълан итүенә карамастан Косовода җирле сайлаулар үткәрәчәген белдерде.

Хөкүмәт утырышыннан соң Сербия сәүдә министры утырышта бертавыштан шундый карар чыгарылды диде.

Белград ул сайлауларны Сербиянең парламент һәм муниципаль сайлаулары белән бер көндә, 11 майда үткәрергә җыена.

1999 елда НАТО бомбалауларыннан соң Сербия гаскәрләре чыгып киткәннән бирле Косово БМО вакытлы идарәсендә яши.
XS
SM
MD
LG