Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан – Русиянең татар башкаласы


Британиянең TMI ширкәте вәкиле Roger Johnson Казанда туризмны үстерү юнәлешләрен тәкъдим итте. Ул өч елга исәпләнгән.


Казан Русиянең татар башкаласы буларак кына дөньякүләм таныла ала. TMI белгечләре тикшеренүләрдән соң әнә шундый нәтиҗә ясаган.
Roger Johnson
“Казан Европа белән Азия очрашкан урын дигәннән, Екатеринбур да үзен нәкъ шулай дип әйтә ала. Казан үзен Идел буе төбәге үзәге дип атаса, Түбән Новгород та үзен шулай дип тәкъдим итә ала. Казан үзен Русиянең өченче шәһәре дип раслый ала. Әмма башкалар да шулай әйтә алачак. Казан бүтәннәрдән нык аерылып торырга тиеш. Ул аерылып тора да. Ул- Русиянең татар башкаласы. Аның ике аләме, ике теле, ике төп дине, ике этник җәмгыяте бар. Ул урыс һәм татар төрлелегенең бергә үрелеше. Ул сезнең үзенчәлегегез”,- диде Roger Johnson. Һәм аның сүзләренә караганда, Татарстан башкаласы 2007 елда 600 мең сәяхәтче кабул иткән булса, өч ел эчендә бу сан 900 меңгә җитәргә мөмкин. Сәяхәтчеләр калдырган акчаның да 45 процентка үсү мөмкинлеге бар. Әмма моның өчен халыкара мәгълүмат чараларында миллион ярым евролык таныту эшләре башкарырга кирәк.
Британнар тәкъдим иткән бу планга күрә, Казан “Ял көннәренә сәяхәт” өчен иң кулай урын булып тора. Туристлар шушы өч көн эчендә музей-театрлар да карый, башкала белән дә таныша, тәмле милли ризыкларны авыз да итә ала. Эшне беренче елда Германия һәм Британиядән сәяхәтчеләр чакырып башларга була. Ә алдагы ике елда бу сәяхәткә Франция, Скандинавия һәм Бенилюкс илләре туристлары да кушылырга мөмкин.
Читтән яхшы күренә дигәндәй, Казанда Кирмән, Изге ана иконасы, Иделдә балык тоту һәм татар халык ашлары чит ил туристларын үзенә тартып торырга мөмкин. Аннан да кала Иске татар бистәсе дә, туризм үсешен әзерләүчеләр фикеренчә, бу өлкәдә зур уңыш китерерәчәк.
Тәкъдим итү вакытында, чит ил сәяхәтчеләренең күңеленә хуш килердәй бик күп үзенчәлекле биналарның җимерелеп бетүе турында да сүз булды. “Без хәзер җимерелмәгәнен саклап калырга тиеш”,- дип белдерде бу чарада катнашкан Казан башлыгы Илсур Метшин.
Илсур Метшин
Метшин Испаниядәге коррида тамашасын исенә төшереп, аның тарихына килгәндә, корриданың елның билгеле бер фасылы вакытында гына үткәрелгәнен әйтеп китте. Ә хәзер исә, сәяхәтчеләрне җәлеп итер өчен, бу тамаша ел әйләнәсендә күрсәтелә.
“Без шулай ук Казанда татар авылы һәм анда даими рәвештә үткәрелә торган Сабантуй бәйрәме турында да уйладык. Анда бит сәнгать һәм мәдәният югары һәм махсус уку йортларында укучылар да акча эшли алачак”,- ди Илсур Метшин. Һәм ул британнарның бу планы җәй көне булачак шәһәр думасы утырышында каралачагын да әйтте.
Әлегә матур хыяллар тормышка аша башласа, Казанга килүче сәяхәтчеләр һава аланының кулай һәм матур булуын, таксида шәһәргә таба элдерткәндә йөртүче белән инглиз телендә гәп корып җибәрергә, ресторанга керүгә үк, нинди үзенчәлекле ашлар бар икән дип инглиз телендәге менюга күз салырга теләр. Әмма, болар гына түгел, Казанны дөньякүләм таныту өчен, моннан кала да бик күп эшләр башкарасы бар.
XS
SM
MD
LG