Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дини секталарга багышланган конференция


Самар өлкә Мәгариф министры Овчинников:өлкә мәктәпләренең 139-праваслау, 22- мөселман, 42- яһүд культурасы укытыла.Рухи тәрбиягә 3 млн рубль.

Мәгънәсе – шушы мәсьәләдә җәмгыять, дин һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге. Чара Бөтенрәсәйнеке дип аталса да, анда нибары Казаннан Ринат Вәлиуллин һәм Самардан Мәгариф министры Дергунов кына катнаштылар.
Конференция секталарның эшчәнлеге турында фильмнән һәм фашистик марштан башланды. Өлкә башлыгы Сергей Морозов тәбрик сүзе тотарга тиеш булса да, аның урынына Хөкүмәт аппараты башлыгы Светлана ханым гына килгән иде. Ул үз чыгышын яшь буын башындагы бушлыкны тутыру буенча оештырылган чаралар һәм төрле конфессиялләр арасындагы үзара хезмәттәшлек турында сүз тотты.
Конференциядә исә сүз, нигездә, төрле секталарга каршы көрәш ысуллары турында барды. Беренче булып сүз тоткан Сембер һәм Мәләкәс архиепискобы Проклның нотыгы “Праваслау дине – әхлак нигезе” дип аталган иде. Тик, нигәдер, ул тарихка, сәясәткә дә кереп китте: изге Сергий Радонежскийның Дмитрий Донскойны басурманнар белән сугышка рухландырганы мисалында диннең әһәмиятен ассызыклады. Һәм праваслау динен мәктәп программасына мәҗбүри кертүгә дәгъва белдерде. Чөнки факультатив кына әллә ни файда бирми, диде ул. Чараның төп максаты секталарга каршы көрәш булса да, Прокл атакай монысын хокуксаклаучыларга йөкләде.
Самар өлкәсенең Мәгариф министры Овчинников әйтүенчә, өлкәнең 139 мәктәбендә – праваслау, 22сендә – мөселман, 42сендә яһүд культурасы укытыла. Рухи тәрбиягә ел саен 3 миллион рубль акча бирелә.
Ринат Вәлиуллин исә үз чыгышын Татарстанда төрле диннәр һәм секталар, шулай ук дини уку йортларының эшчәнлеге белән таныштыруга багышлады. Төрле дини оешмалар саны буенча Татарстан Русиядә беренче урында, диде ул. Чынлап та, бик күп икән дини тармаклар: лютеран, яһүди, протестант, католик, иске дин (страообряд), кришнаит, бахит, виссарион, әхмәди, баптист, бахай, адвентист… Һәм хакимиятнең моңа борчылмавын да әйтеп узды. Бары тик адвентистларны гына искәртеп тору кирәклеген ассызыклап.
Тәнәфестә Ринат белән әңгәмә корып та алдык. Аның фикеренчә, Татарстанда хөкем сөргән дин иреге капма-каршылыкка нигез бирми. Тик шунысы бар: секталар үз эшләрен үҗәтлерәк алып баралар: кешенең аңына кереп, аны мәҗбүри үз ягына тарту, психикага тәэсир ясау белән. Ә моңа кадәр халык арасында бу мәсьәләгә әллә ни игътибар бирмәгән идек – эшне җәелдерергә уйлыйбыз.
“Татарстанның көнчыгышында кулга алынган 15 – 20 җинаятьчене ислам дине белән бәйләүне ничек аңларга, бәлки алар арасында провокаторлар да булгандыр?” – дигән сорауга Ринат әфәнде “Юк”, дип җавап бирде. Әмма без глобализация дәверендә яшәгәнебезне беләбез, көнчыгыш белән көнбатыш арасында капма-каршылык шартларында. Ә бу Ислам белән башка диннәр арасында каршылыкка китерә ала. Гыйрактагы һәм Фәләстин илендәге вәзгыятьне дә күреп торабыз. Әмма бу Татарстан очрагында махсус эшләнгән дип әйтә алмыйм",- диде Ринат Вәлиуллин.
Секцияләрдәге эштән соң, чараның йомгак өлешендә Сембер мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиулловның чыгышы үзенчәлекле булды. Башта ул илдә әхлакый кануннарның какшавы сәбәпләренә тукталды. Ә чыгышының төп мәгънәсе – дин әһелләренең халык йөрәгенә керә алмавы сәбәпләре. Халык арасында яшәү, аның кайгысын уртаклашу, теләктәшлек җитешми, диде ул.
Конференция Резолюция кабул итү белән тәмамланды. Әзерләнгән проект чиле-пешле булганга, аңа күп үзгәрешләр кертелде. Әйтик, деструктив гамәлләрне дини секталардан гына түгел – иҗтимагый милли оешмалардан да көтәргә була икән. Моны “охота на ведьм” дип атап, кире кактылар.
XS
SM
MD
LG