Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли хәрәкәте Русия кануннарын бозамы?


Р. Кашаповка 280 мең рубль тиешле акчаны бирәсе урында, аңа яңа җинаять эше ачылды.

Моннан 20 ел чамасы элек башланган татар милли хәрәкәтендә катнашучыларның бик күбесе хокук органнары тегермәненә эләкте. Чаллы җирлеген генә алсак та БТИҮнең элекке рәисе З. Әһмуллин, “Иттифак” фиркәсе рәисе Ф. Бәйрәмова, Чаллы ТИҮе җитәкчесе Р. Кашапов, Милли Мәҗлес депутаты Ф. Таҗиев, язучы А. Халим, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең шәрәфле әгъзасы Т. Әхмәдишин, шушы берлек рәисе Д. Шәйхетдин һәм башка бик күпләр, хокук органнары, мәхкәмә бусагасын күп таптады. Кайберләре зинданнарда утырды. Милли хәрәкәт вәкилләренә “Русия кануннарын бозу” турында дәгъва белдерелде. Канун бозмыйча милли эшләрне алып бару мөмкинме? Шуңа ачыклык кертү өчен “Азатлык” хәбәрчесе мәхкәмә юлында йөргән шәхесләргә мондый сорау бирде: “Русия кануннарын бозмыйча милли хәрәкәттә эшләп буламы?”. Узган ел хәтер көнендә урынсыз шигарләр куллануда гаепләнгән Ф. Таҗиев яшьләр оешмасы рәисе Д. Шәйхетдин фикерләре:
“Милли хәрәкәт эше Русия кануннарын бозып эшләүгә корылмаган. Барлык гамәлләр Русия Конституциясе, халыкара таләпләргә сыя. Без бер генә чараны да канунга каршы куймыйбыз. Шуңа да карамастан ФСБ, прокуратура гаеп эзләп таба. Хәтер көне өчен, чара эчтәлегенә туры килми дип, штраф салдылар. Шушындый “Туры, тәнгәл килми, тәртип бозулар булды дип, теләсә нинди сәбәп табып милициягә чакырталар. Канун бозмыйча эшләп буламы дигән сорау урынсыз. Русиядә кеше хокукын тәэмин итү түгел, аны яклау да юк.
Милли хәрәкәтнең күәте азайган саен, басым арта башлады. Путин премьер-министр булып Чаллыга килгәч, безнең бер төркем яшьләрне, кулга алу булды. Чаллы яшьләре җыеннарын уздыруны да тыеп килделәр. Безгә билгеле мәгьлүматлар буенча, моны иң өстә утыручылар һәм хокук органнары оештырган. Милли хәрәкәттә бердәмлек юк, шуңа мыскыл итәләр, дигән фикер дөрес түгел. Татар милли хәрәкәте ныклы оешкан булса, басым тагын да көчле булыр иде. Сүлпән эшләгән милли хәрәкәт тә, дәүләт структурыларын борчый, репрессия кулланырга мәҗбүр итә”. ”,-диде Д.Шәйхетдин.
Милли мәҗлеснең элекке рәисе, язучы А. Халим моннан 8 ел чамасы элек Чаллыдан Казанга җәяүле сәфәрдә катнашканы өчен штраф түли. Аның фикере:
“Русия милләтләренең тел, дин мәсьәләсен хәл итмичә, проблема тудырып милләт өчен, дигән халәт тудырды. Милләт бар икән, аның тулаем яшәеше булырга тиеш. Русиядә канун дигәне бик әкәмәт. Анда җыелыш, пикет ирке бар. Шунда ук искәрмәләр. Шуның белән канунны каплыйлар да куялар. Мисал, җыен-пикетны кибет, мәктәп, учреждение яныннан 1чакрым читтә уздыру кирәк. Андый урын шәһәр кырындагы яланда гына. Сәер илнең, сәер кануннары үтәлми. Моннан 2 ай чамасы элек поплар бала тудыру йортына кереп чукындырып йөрделәр. Р. Кашапов бу уңайдан хатлар таратты. Язмалары яхшы, татар хокуклары турында. Попларны гаеплисе урында, Кашаповка мәхкәмә эше кузгаттылар”,-диде ул.
2003 нче елда язган хатлары өчен кулга алынган Р. Кашапов төрмәдә утыра, психбольницада ята. Ләкин аны Чаллы мәхкәмәсе аклый. 2004 нче елның 25 нче июлендә Чаллы прокуроры И. Нафиков, эзәрлекләнүләре өчен дәүләт исеменнән Кашаповтан гафу үтенә. Рухи һәм матди зыян өчен Р. Кашаповка 280 мең сум акча түләү турында карар чыгара. 4 елга якын вакыт үтте, зыян күрүче һаман да әлеге акчаны күрмәгән. Тиешле акчаны бирәсе урында аңа яңа җинаять эше ачылды. Менә шундый ул, Русия кануннары.
XS
SM
MD
LG