Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев тикшерү бүлегендә калдырыла


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьевны 16 июльгә кадәр тикшерү бүлегендә калдыру турында карар чыгарды.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстаннан Русия Шурасында элек сенатор булган Игорь Изместьевка Русия прокуратурасының тикшерү бүлеге өстәмә гаепләүләрне дә әзерләп беткән иде. Хәзер ул гаепләүләр Русия югары мәхкәмәсенә тапшырылды.
Мәгълүм ки, Башкортстаннан сенатор итеп сайланып, биш ел чамасы шушы югары кәнәфидә утырган һәм республика җитәкчелеге белән моңа кадәр дустанә мөнәсәбәтләрдә булган И. Изместьевка хәзер әллә күпме гаепләр тагыла.

Соңгы бер елдан артык Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган Башкортстан экс-сенаторына хәзер террорчылыкта катнашу гаебе дә, 7 кешене үтертү, ике кешене үтертергә маташу, бер типографиягә ут төртү, Федераль иминлек хезмәте вәкиленә ришвәт бирергә омтылу кебек гаепләр дә тагыла. Игорь Изместьев исә әлегә барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Әмма хөкем тәгәрмәченең экс-сенатор файдасына таба әйләнмәве көн кебек ачык, ди тикшерүчеләр.

Мәгълүм ки, Башкортстанның нефть комплексында үз бизнесы булган Игорь Изместьев бик бай эшкуар саналды. Мортаза Рәхимовның улы Урал белән дә бик якын дуслар булганлыгы билгеле иде. РФ Федерация шурасына сенатор итеп тә Изместьев әфәндене Башкортстаның югары җитәкчелеге тәкъдим иткән иде.

Әллә күпме авыр җинаятьләрдә гаепләнүе сәбәпле, И. Изместьевка гомерлек төрмә җәзасы яный, дип белдерә тәҗрибәле хөкемдарлар. Изместьев эшенә бәйле, Мәскәүдән бер төркем тикшерүчеләр март ае азагында Уфага килеп, Урал Рәхимовтан да сорау алган иде.

Изместьевның әле дә тикшерү бүлегендә калдырылуын бәйсез күзәтүчеләр май аенда Русия президентының алмашынуын көтү белән дә бәйлиләр. Аннан соң Изместьев эшен тикшерүдә Башкортстан ягына карата кырысрак мөнәсәбәт булачак һәм элекке сенаторның да теле күбрәк “чишелер”, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG