Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан чит ил ватандашлары куыла


Бу ел башыннан Башкортстаннан чит илләрнең 133 ватандашы үз илләренә кайтарып җибәрелгән.

Аларның барысының да Башкортстанда рөхсәтсез яшәгәнлеге ачыкланган. Бу хакта Русия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Хәмит Нәфыйков журналистлар белән матбугат очрашуында белдерде.

Хәмит әфәнде әйтүенчә, бу ел башыннан республикада чит илләрдән килгән һәм тиешле теркәлү үтмәгән 3 меңнән артык кешегә административ кисәтү ясалган һәм штраф салынган. Аларның зур күпчелеге – эшләргә дип килгән кешеләр.

“Бүгенге көндә 17 меңнән артык гастарбайтер эшли Башкортстанда, - ди Хәмит Нәфыйков. – Алар 35 илдән килгән кешеләр. Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан күпләр. СНГ илләреннән иң күбе – 14 мең кеше”.

Русия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә кара тап төшерүче күңелсез генә хәл дә булып алды. Андагы подполковник дәрәҗәсендәге бер өлкән хезмәткәр, чит ил паспортлары эшләтүне тизләтү шарты белән, 4 мең сум ришвәт алуда тотылып, эштән куылды. Бу атнада, Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе карары белән, 100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш, дип җәза бирелде аңа.

Үзләре тәртип сагында торырга тиешле кешеләр арасында да шундый хәлләр еш кына булып тора. Миграция хезмәте дә кайсыбердә ришвәтчелеккә этәргеч бирерлек оешма шул, ни хәл итәсең. Исегезгә төшерәбез, бу идарәнең элекке башлыгы һәм аның урынбасары, Башкортстанга канунсыз килүчеләрне теркәүдә гаепләнеп кулга алынды һәм төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG