Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанны әфьюнчеләр баса


Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе быелгы өч ай эшчәнлегенә йомгак ясады.

Нәтиҗәләр куанычлы түгел. Бу елның беренче кварталында гына да Башкортстанда әфьюннарга бәйле 570кә якын җинаять теркәлгән. Бу исә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 22 % артыграк килеп чыга. Әфьюннар әйләнешен тикшерүнең Башкортстан идарәсе матбугат сүзчесе Константин Максимов әйтүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 445 авыр һәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә. “412 очрак әфьюннәр белән алыш-биреш итүгә бәйле. Республикада тикшерелгән җинаять эшләренең 76сында җинаятьчел төркемнәрнең катнашкан булуы мәгълүм. Шулай ук 32 наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, - ди Константин Максимов.

Әлеге вакытта барлык ачылган җинаятьләрдән 161енә карата эшләр мәхкәмәгә тапшырылган. Әфьюннар белән алыш-бирештән алынган акча күләме 2 миллион ярым сум чамасы тәшкил иткән. Бу ел башыннан канунсыз әйләнештә 14 меңнән күбрәк доза ясарлык әфьюннәр тартып алынган.

Башкортстанга Украинадан көчле тәэсир итүче матдәләр кертү юлы ябылуы турында да әйтә наркотикларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре. Әфьюннар Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә Башкортстанга. Җинаятьчеләр зур-зур төркемнәргә дә берләшеп үзләренең кырын гамәлләрен киң җәелдерә.

Башкортстанның үзендә дә тик ятмыйлар. Хәтта табиблар да җиңел баерга тырыша. Мисал өчен, Уфадагы бер хастаханәнең баш табибы урынбасары көчле тәэсир итүче даруларга рөхсәт кагәзьләре язып акча эшләү юлын җайга салган. Хәзер ул эштән алынган һәм аның эшчәнлеге ныклы тикшерелә.
XS
SM
MD
LG