Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларга – театр сәнгате бәйрәме


Җомга көнне Уфада балалар өчен спектакльләрнең “Колынчык” дип аталган өченче республика фестивале башланып китте.

Шушы бәйрәмне ачу тантанасы Башкортстанның Милли яшьләр театрында оештырылды. Фестивальне республика вице-премьеры, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев үзенең котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Балалар спектакльләре төгәл бер атна буе дәвам итәчәк. Анда республиканың барлык 11 дәүләт театры да катнаша.

“Колынчык” сәнгать бәйрәме чикләрендә бүген беренче спектакльне Башкортстан дәүләт Курчак театры күрсәтте. Зәйнәп Биишева әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән “Мәхәббәт һәм нәфрәт” тамашасын тәкъдим итте алар балаларга.
“Барлык театрлар да махсус шушы бәйрәмгә үзләренең яңа спектакльләрен әзерләде. Фестивальнең үзенчәлеге шунда – анда тамашаларга бәяне алдан ук сайлап алынган 10-15 яшьлек балалар һәм үсмерләр бирә. Жюрига өлкәннәр бөтенләй кертелми”, - ди Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Зинфира Әбделмәнова.

Уфада башланган “Колынчык” бәйгесендә республикадагы ике татар дәүләт театры – Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы да катнаша. Алар да яңа пьесалар сәхнәләштерде. “Нур” театры артистлары яшь тамашачыларга 24 апрель көнне үзләренең “Нурзадә һәм Нурсылу” исемле спектаклен күрсәтә. Илмар Әлмөхәмәтов пьесасы нигезендә куелган ул сәхнәгә.

Әлеге фестивальнең хәйриячелек максаты да бар. Быел Гаилә елы булуын исәптә тотып, һәр спектакльдә 100 билет ятим һәм гарип балаларга, шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бушлай бирелә. Тамашалардан алынган акчаның бер өлеше балалар хастаханәләренә дә тапшырыла.
XS
SM
MD
LG