Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:07

Русиядә хакимияттә үзгәрешләр көтелгәндә, төбәкләрне эреләндерү мәсьәләсе әледән-әле калкып чыга. Бу көннәрдә Питербур губернаторы Валентина Матвиенко кабат үзе җитәкләгән шәһәрне Ленинград өлкәсе белән кушу, ягъни берләштерү мәсьәләсен күтәрде. Мәскәү башлыгы Лужков та Мәскәү шәһәре белән өлкәсен берләштерү яклы.

Матвиенко хәтта Дмитрий Медведевка Питербур белән Ленинград өлкәсен берләштерүнең җиңелерәк юлларын тәкъдим итмәкче. Чөнки Русия кануны нигезендә, ике төбәкне берләштерү шактый озак вакытны тәләп итә. Мондый мисаллар инде юк та түгел. Мәсьәлән, Красноярски краен берләштерү өчен 3 ел вакыт узды.

Ленинград өлкәсе губернаторы Сердюков төбәкне берләштерүгә каршы, ә Питербур губернаторы Матвиенко киресенчә эреләндерү яклы
Матвиенко да, Лужков та төбәкләрне эреләндерү икътисади яктан файдалырак булыр иде дип саный. Билгеле, берләштерү була калса, алар зур бер төбәкнең җитәкчесенә әйләнә һәм идәрә тулысы белән алар кулына күчә дигән сүз.

Ә “Идел” журналы мөхәрриренең беренче урынбасары Азат Ахунов федераль округлар булдырылган төсле, төбәкләрне берләштерүдән дә файда булмас иде дигән фикердә тора.

“Путин җитәкчелеккә килгәч хакимият вертикале башланды, ягъни бөтен хакимиятне бер җирдә, мисал өчен, Мәскәүдә туплау һәм бер җирдән идәрә итәргә теләүдән чыга бу вәзгыять. Киләчәктә дә бу шулай дәвам итәчәк. Әмма файдасы булуы бик шикле”, ди Азат Ахунов.

Берничә ел элек Татарстанны да Сембер өлкәсе белән кушалар дигән сүзләр таралган иде. Шулай ук күрше тирә төбәкләрдәге татарлар да Татарстанга кушылырга теләк белдерде.

“Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “без берләшергә әзер, әмма башка төбәкләр Татарстанга кушылырга теләк белдерсә генә” дип әйткән иде. Мин дә шулай уйлыйм. Әгәр инде Сембер, Мари Иле, Чуашстан, Оренбур кебек төбәкләр безгә кушылырга теләсәләр, мин риза булыр идем. Һәм бу төбәкләрдә шундый сорау белән референдум уздырып карасалар, ул төбәктәге халык бу фикер белән килешер иде, чөнки андагы хәерчелек, эшсезлек моңа төп этәргеч булыр иде. Әмма андый референдум ул төбәкләрдә беркайчан да булмаячак”, ди Азат Ахунов.

Ул Татарстанга якын тирәдәге төбәкләрне кушу, республикага икътисади яктан авырлык китерер иде, әмма бу озакка сузылмас иде ди фикердә тора. Ә Татарстан халкы исә башка төбәккә кушылырга һич риза булмаячак.

“Татарстанны кайсыдыр башка төбәккә күчүе мөмкин түгел. Чөнки ул мөстәкыйль, алга киткән республика. Билгеле, Башкортстан белән кушу икътисади яктан караганда файдалы булыр иде, әмма бу ике республиканың да үз юнәлеше, үз сәясәте бар. Аннары хәзер татар белән башкорт халкы арасында булган проблемалар да берләшүгә киртә тудырыр иде”, ди Ахунов.

Кайбер белгечләр Русия субъектларында яңа хакимият структурасы кертелергә мөмкин дип белдерә. Ягъни төбәкләрдә генерал-губернатор вазыйфасы булдырылуы ихтимал. Ул исә төбәк җитәкчесе белән федераль инспектор башлыгы эшчәнлеген берләштерәчәк.

Генерал губернаторлар я федераль округ җитәкчесенә, я инде турыдан-туры федераль үзәккә буйсыначак. Ә төбәк дәрәҗәсендәге проблемалар белән субъектлар хөкүмәте шөгыльләнәчәк. Әлеге генерал-губернатор вазыйфасы кертелгәч төбәкләрне эреләндерү дә булачак дип билгеләнә. Ә Русия төбәк үсеше министры Дмитрий Козак пәнҗешәмбе эреләндерүне мөмкинлеген кире какты.

XS
SM
MD
LG