Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Аэрофлот Алиталияне коткаруда катнашырга мөмкин


Русиянең Аэрофлот һава ширкәте Италиянең акчасыз калган Алиталия һава ширкәте партнеры булырга мөмкин.

Тиздән Италия премьер-министры урынын алачак Сильвио Берлускони Италиягә килгән Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Аэрофлотның Алиталияне коткаруда катнашу мөмкинлеген арттырганлыгын белдерде.

Сөйләшүләрдән соң уртак матбугат очрашуында Путин Аэрофлот Алиталия белән сөйләшүләрне яңартырга әзер диде.

Путин Сардиниядә Либия сәфәреннән кайтып барышлый үзенең дусты һәм сәяси беректәше Берлускони белән очрашу өчен тукталды.

XS
SM
MD
LG