Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

“Горпечать” челтәре хуҗалары рәсми газеталарны сатудан алып, ялгыштык дип белдерде. Мәскәү инвесторы ни сәбәпле чигенергә булган?

“Азатлык” радиосы төп рәсми газеталарның сатудан алынуы һәм матбугат базарындагы хәл турында беренчеләрдән булып яза башлады. Радиобыз дулкыннарында бу хакта берничә мәкалә һәм түгәрәк өстәл сөйләшүе эфирга чыкты. Җирле газеталар да, бу халгә аңлатмаларын биреп барды.

Сатудан төшеп калган газеталарның баш мөхәррирләре челтәр җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барды, ачык хатлар язды. Татарстанның Журналистлар берлеге дә бу мәсьәләдә белдерү белән чыкты. Мәгълүмат чараларын багучы “Татмедиа” агентлыгы да шушы челтәр белән сөйләшүләр үткәрде, белдерүләр ясады. Ике як арасында киеренкелек арта барды.
Килеп туган каршылыкны чишү өчен, Мәскәүдән ширкәтнең хуҗалары - “Альянс” төркеменең идарәчеләр шурасы әгъзаләре килергә мәҗбүр булды. Алар Казанда ике көн булып, җирле хакимият вәкилләре, газета мөхәриррләре белән сөйләшүләр үткәрде. Әйтик, 17 апрель көнне, Мәскүдән килгән шушы төркем Дәүләт Шурасы бинасында узган эшлекле очрашуда катнашкан, төркемне парламент рәисе урынбасары һәм журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова кабул иткән. Очрашуда рәсми газеталарның баш мөхәррирләре дә булган. Татарстан парламенты бинасында узган очрашудан соң, яклар килешүгә ирешкән.
Киоскта җирле газеталарга урын табылырмы?
Икенче көнне, 18 апрельдә, челтәр вәкилләре матбугат очрашуын оештырып, килешүнең эчтәлеген ачып салырга булды.
Татарстанда чыгучы газета-журнал мөхәррирләре алдында "Горпечать" киосклар челтәрен сатып алган “Альянс” ширкәтләр төркеме вәкилләре чыгыш ясады. Аерым алганда, рәсми белдерүләрне идарәчеләр шурасы рәисе Алексей Караганов, идарә шурасы әгъзаләре Марина Былева һәм Наталья Муравьева, “Горпечать” оешмасы башлыгы Илдар Юнысов ясады.
Идарә шурасы әгъзасы Наталья Муравьева республика газеталарын, шул исәптән “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” һәм башка басмаларны сатудан алып дөрес эшләмәдек. Бу “Горпечать” челтәре җитәкчеләренең хатасы иде, безнең ширкәт җәмгыятнең мәнфәгатьләренә йөз белән борылырга әзер”,- дип белдерде.
Идарә шурасы әгъзасы Марина Былева яклар арасында төзелгән килешүнең эчтәлеге белән таныштырды.
Беренчедән, челтәр сатудан алынган рәсми газеталарны киоскларга кире кайтара, икенчедән, кайсы газета-журналга ни дәрәҗәдә ихтыяҗ барлыгын өйрәнә. Өченчедән, "Альянс", матбугатны таратучылар һәм аны чыгаручылар арасында ниятләр турында килешү төзергә тәкъдим итә.
“Горпечать”нең Мәскәүдәге хуҗалары, хәтта, җәмгыять өчен мөһим дип саналган басмаларны күренә торган урынга куярга, алар өчен аерым стенд булдырырга әзер һәм бу эшне бушлай башкарырга риза .
Хәзерге вакытта, сатудан алынган газеталар, киоскларга кире кайтарылган. Ягъни “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” һәм башка татар басмалары "Горпечать" киоскларында яңадан сатыла башлаган.
Газета вәкилләре, җәмгыять өчен мөһим басмалар исемлеген кем төзи, кайсы газета җәмгыяткә кирәк һәм яклауга моһтаҗ, ә кайсы басма болай да базардагы урынын таба ала, дәүләт яклавына моһтаҗ түгел басманы ничек билгеләргә, дигән сорауны куйды. Таратучы ширкәт вәкилләре, моны “Татмедиа” агентлыгы хәл итә аладыр, дип фаразлады.
Мәскәүдән килгән идарәчеләр шурасы вәкиле, журналистика фәне галимәсе Наталья Муравьева да шушы сорауга җавап бирде. Ул майда үткәрелә торган Татарстан матбугаты көннәре кысаларында, җәмгыять өчен мөһим матбугатны билгеләүче сыйфатлар турында аерым сөйләшергә тәкъдим итте.
Шул ук вакытта, “Альянс” ширкәтләр төркеме вәкилләре Казан шартларында бизнесны үстерү кыенлыклары хакында нотык тотты. “Горпечать” киосклары торган җир өчен түләү Мәскәүдәгедән 20 тапкырга кыйбатрак, Казан шәһәр хакимиятләре белән документларны рәткә китерү мәсьәләсендә килешүгә ирешү авыр, дип сөйләде алар. Бу мәсәләдә, Мәскәү инвесторлары журналистларны үз якларына аударырга тырышып, алардан һәм “Татмедиа”дан аңлау һәм ярдәм сорады.
Шул ук мәсьәлә, шул ук көнне, Татарстан җәмәгатьпулатының Мәгълүмат чаралары комитеты утырышында да каралды. Анда катнашкан газета мөхәррирләре, бу хәл мәгълүмат чараларының үсешенә куркыныч тудыра дип, рәсми хатлар язырга тәкъдим ясады.

Мәсәлән, “Время и деньги” газетасы баш мөхәррире Юрий Алаев Казан шәһәр башлыгы Ильсур Метшинга мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу хатта ул “Горпечать” челтәрен сату килешүен яңадан карап чыгарга, сатып алучыларга җирле матбугатны яклау шартын куярга тәкъдим итә. Икенче хатны “Время и Деньги” гәзите баш мөхәррире Юрий Алаев “Татмедиа” агентлыгына юнәлтеп язырга чакырды. Анда ул, шушы оешмадан җәмгыять өчен мөһим басмаларны таныту эшендә ярдәм сорарга уйлый.
Җәмәгать пулатының Мәгълүмат чаралары комитеты бу тәкъдимнәрне хуплады. Ягъни республика газеталарын киосклар челтәренә кайтару кампаниясендә Татарстанның Җәмәгать пулаты да катнашырга булды.
“Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире Венера Якупова читтән килгән инвесторның җирле матбугатны таратуга кызыксыну булмавына басым ясады. “Бу ширкәт белән килешүгә ирешеп булды ди, башкасы килер һәм яңадан шундый ук хәл килеп чыгарга мөмкин,” –ди ул. Ул җирле матбугатны яклау чаралары яки дәүләтнең җәмгыять өчен мөһим өлкәләрне сатмау кирәклеге хакында уйланырга тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG