Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Сөйләшүләрдән соң үткән матбугат очрашуында Путин, соңгы вакытта Русия җәмәгатьчелеген борчыган бер шәхси сорауга да җавап бирде.


Путинның Берлускони белән очрашуы Италиянең Сардиния утравында үтте. Италиянең иң бай кешесе, миллиардер Берлускони күптән түгел өченче тапкыр премьер-министр булып сайланды. Путин аның белән шушы җиңүдән соң очрашкан беренче чит ил җитәкчесе булды.

"Путин монда килеп үзен чын дус итеп күрсәтте. – ди Берлускони. – Безнең мөнәсәбәтләр беркайчан да өзелмәде. Русия безнең өчен бик мөхим, без нефт һәм газның 30%-тын алардан алабыз."

Европаның күп кенә җитәкчеләре Путин белән Берлускониның якын мөнәсәбәтләре Берлекнең Русиягә карата уртак сәясәтен булдырга кома чаулый дигән борчылу белдерә. Бу ике җитәкче Берлускониның элекке премьерлыгыннан бирле таныш. Хәзер алар инде премьерлар сыйфатында хезмәттәшлек итер дип көтелә.

Путин Сардиниядә Либиядән кайтышлый тукталды. Анда ирешелгән килешүләр арасында Италиягә кагылганы да бар. Италиянең ENI компаниясе Либиядәге ятмаларын Газпромга бирә, аның урынына үзенә Русиядәге ятмаларны ала.

"ENI компаниясе Русия ятмаларына рөхсәт алды. Газпром андый ятмаларны башка илләрдә, шул исәптән Либиядә алырга өметләнә. – ди Путин. – Уртак проектлар күп: ягулык чыгарудан алып, үткәргечләр төзү, инфраструктура үстерүгә кәдәр."

Путин үзе турында гайбәтләрне кире какты

Олимпия чемпионнарын кабул итү кичәсендә
Берлускони белән үткәргән уртак матбугат очрашуында Путинга Русия җәмәгатьчелеген борчыган бер шәхси сорау да билрелде. Бер журналист, сез хатыныгыз белән аерылышкан һәм танылган гимнаст Алинә Кабаева белән өйләнергә җыенасыз, дигән сүзләр дөресме дип сорады. Путин, сез әйткәндә бер хаклы сүз дә юк, диде.

Җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булган кешеләрнең тормышы белән кызыксынырга хакын таныса да, Путин ул кешеләрнең дә шәхси тормышы бар дип, бу мәсьәләдә чама белергә чакырды.

Икътисад өлкәсенә кайтып, Путин Аерофлот ширкәтенең Alitalia компаниясе белән сөйләшүләр яңарту теләген белдерде.

Узган ел Аерофлот Alitalia компаниясенең 49.9% хиссәсен алу ниятеннән баш тартач, бу өлеш белән Air France-KLM кызыксына башлаган иде.

Бруссель белән Мәскәү арасында вакыт-вакыт чыгып торган киеренкелекне искә алып, Берлускони Русия белән Европа Берлеге арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга чакырды һәм бу эштә үзенең арадашчылыгын тәкъдим итте.


XS
SM
MD
LG