Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чынбарлыкта “пинг, понг”


Алматыда узган татар дискотекасында биюче кыз. Tmk.kz, "Amirrr" фотосы.
Алматыда узган татар дискотекасында биюче кыз. Tmk.kz, "Amirrr" фотосы.

Петербур мәхкәмәдән кайткан, ә Мәскәү белән Алматы дискотекага бара. Татнет “пинг, понг” ярышларын оештыра.

“Топ-төп” хәбәрләр

“Пәрәвез”нең әвәлге махсус “озын” тапшыруы радиоэфирга чыкканга инде ике атна узган. Шул арада “Азатлык” тагын өч зур вакыйганы яктыртырга өлгерде.

3. “Чаян”, “Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан”ның Интернеттагы сәхифәләре туктап тора. Ә “Кәеф ничек?” газетасы яңадан ачылды. Татнетның татартелле өлешендә дәүләтнеке булмаган бу газета яңа доменда, яңа форматта чыга башлады. "Без нык итеп һәм үз укучыбызны белеп бу эшкә алындык", - дип газета җитәкчелеге “Азатлык” радиосына белдерде. Онытмагыз: адресы: “Kaefnichek.ru.

2. Дүртенче “Татнет йолдызлары” бәйгесе башланды. Интернетта татарга кагылышлы сәхифәләрнең мәгълүмати якларын бәяләүче бу бәйге ел саен үткәрелә.
Быел интернет кулланучы тавыш бирү аша үз җиңүчесенен дә билгели алачак. Ябык буларак билгеле булган бәйге өчен бу яңалык аның халыкчанлаша, “демократлаша” баруын да искәртә. Шулай ук бәйге хуҗасы Айнур Сибгатуллин инде күптән сатып алган Tatar.su доменын да эшләтә башлавын хәбәр итә. Айнур шулай итереп берүзенә ике икенчел “татар” доменын тотып тора: Tatar.info, Tatar.su. Ә беренчел татар домены идеясына ул шик белдерүче буларак билгеле.

1. Матбугат үсешенә ярдәм итү максатыннан корылган Matbugat.ru порталы рәсми рәвештә эшли башлады. Данил Сәфәров шулай иттереп үзе яраткан веб-мәгърифәт эшен туктатмый Данил Сәфәров аны иганәсез һәм химаясез ачкан. Бары тик ике студент Денис Булатов һәм Алмаз Шәрәфиевнең генә техник ярдәме кирәк булган. Портал татар матбугаты һәм аның кызыклы әһелләре турында күберәк сөйләргә, аларны якларга һәм рухи терәк булырга тели дигән иде радиога, хуҗасы Данил Сәфәров. Адресы: Matbugat.ru

Татнетта “пинг, понг” һәм диско

Шәһәр һәм авылдагы татар сайтларында кем нәрсә эшли? Татар-башкорт пәрәвезендә ни хәлләр булып ята? Алматада татарча дискотекага, Мәскәүдә спорт ярышына, Петербурда әдәби очрашуга чакыралар. Спорт ярышлары оештырыла. Шулай ук сайт аша төрмәдән чыгардылар дип сөенәләр, татарча сөйләшергә өндиләр.

Егетләргә - 1000 тәңкә, ә кызларга – 700

Казагъстандагы Алматыда Ефәк юлы урамындагы “Нурбол” ял комплексында татарча кичке уеннар һәм дискотека узган. Кешеләрне Әмир Камалетдинов чакырган. Егетләргә керү 1000 тәңкә, ә кызларга 700 тәңкә дип хәбәр ителә. Казагъстан татар яшьләре сәхифәсе Tmk.kz хәбәр итә.

Сергач авылы Мәскәү дискотекасына җыена

Ә Мәскәүдәге татар танышу кичәләренең яңа урыны пәйдә булган. Анысы һәр шимбә көнне “Наманган” ял үзәгендә уза икән. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсендә сергач татарлары яшәүче Куй суы авылы сайты Owechii.narod.ru хәбәр итә . Ошбу авыл “изге йорт” булу белән дә данлыклы. Ә төбәк татарлары гадәттә акчалы һәм зур шәһәр Мәскәүдә яшәүне кулай күрә. Русия башкаласында яшәүчеләр әби-бабалары авылларына багышлап сәхифәләр ача тора.

Ә Урал татарлары дин өйрәнә

27 апрель көнне Первоуральски шәһәре мәчетендә “Ислам динен өйрәнүче яшьләр” исемле бәйгене йомгаклау узачак. Аңа Первоуральски, Екатеринбур, Михайловски шәһәрләреннән һәм авыл районыннарыннан тугыз финалчы киләчәк. Бу турыда урал татарлары сайты Tatural.ru яза.

Kardeshlik OPEN 2008

Мәскәүдәге “Кардәшлек” студентлар берләшмәсе “Kardeshlik OPEN 2008» исеме астында өстәл теннисе ярышын оештыра. Кардәшлек барлык төбәкләрдән дә татарларны ярышка чакыра. Бу студентлар берләшмәсенең адресы: Кardeshlek.ru.

Elemtede OPEN 2008

Татарстаннан китеп Петербурда белем алучы студентлар исә сәхифәләрен «Элемтәдә» дип атаган. Аларның теннис ярышы да "Elemtede OPEN 2008" дип атала. Сайт өстәл теннисен “пинг-понг-пинг-понг” сүзләре аша аңлата. Турнирда катнашу өчен иң күбендә 100 сум түләргә туры киләчәк, диелә. Шулай ук Петербурда алар бу атнада әдәби кичә дә ясый. Каладагы фольклор йорты хезмәткәре Наилә Әлмиева да анда чакырылган. Сәхифә адресы бу: Elemtede.spb.ru

Ринат Вәлиев: Без җиңдек. Уррааа-аааа!

Ә Петербурдагы билгеле “Татарстан” оешмасы сайты Tatarlar.spb.ru: “Без җиңдек. Уррааа-аааа!” - дип хәбәр итә. Сүз Петербур губернаторына һөҗүм оештыруда гаепләнгән Тимур Сәетгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Барановның шатлыгын бүлешү. Мәхкамә бүлмәсеннән иреккә чыгуны Петербур татарлары оешмасы рәисе Ринат Вәлиев тә күргән, ул да мәхкәмәдә булган. Вәлиев Сәетгәрәев гаиләсенең мәхкәмә һәм адвокат чыгымнары 600 000 сумга төшкән дип яза. Башкаларына да шактый акча түгәргә туры килгән. Мәхкәмәдән чыккан Петербур татарлары шатлыктан кафега барып чәй эчкән һәм тагын бер тапкыр очрашып бәйрәм ясарга җыена.

Татарча логотипны Интернет тарата

Казан сайтлары да тик тормый. “Uzebez.org” сайты “Мин татарча сөйләшәм” акциясен ясау турында яза. Сәхифә аша чарада катнашучылар кирәкле доументларны, лого-рәсемнәрне дә ала ала.. Акцияне татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” «креатив» яңа буын хәрәкәте үткәрә башлаган. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү.

“Мин татарча сөйләшәм!” яшьләрне туган телдә аралашырга чакыра. Сәүдә залларында, уку йортларында узган чараларның соңгысы 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә Бауман урамында булачак. Шулай иттереп татарча сөйләшергә теләгән яки аларны яклаучыларның сәхифә адресы: Uzebez.org.

Чынбарлык көзгесе кайда?

Шулай иттереп Татнетта веб-тормыш кына кайнамый. Аның аша реаль планнар да гамәлгә аша. Ул чынбарлыктагы иҗтимагый тормыш урыны һәм көзгесе дә булып тора.

XS
SM
MD
LG