Accessibility links

Кайнар хәбәр

Картер Димәшкта Хәмас башлыгы белән очрашты


Димәшк - Элекке АКШ президенты Джимми Картер сөргендәге Хәмас җитәкчесе Халид Машаал белән бүген яңадан очрашты. Сүз Израиль белән фәлестин ягы арасында тоткыннарны алмашу һәм Газзә сызыгыннан блокаданы алу шартлары турында барган. Кичәге очрашу 4 сәгать дәвам иткән.

2002 елгы Нобель тынычлык бүләген алган Картерның Хәмас җитәкчесе белән очрашу ниятен Израиль һәм АКШ тәнкыйтләп чыкты.
XS
SM
MD
LG